22 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә сату бәяләрен тикшерәләр
Әтнәдә сату бәяләрен тикшерәләр Әтнә муниципаль районы прокуратурасы күрсәтмәсе нигезендә Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе Роспотребнадзор белән берлектә Әтнә районы территориясендә сату эшчәнлеге турындагы законның һәм беренчел кирәкле ашау-эчү товарларының аерым төрләренә бәяләрнең тиешледән арттырмау турындагы кагыйдәләрнең үтәлешен игътибарга алу максатыннан ваклап сату нокталарында тикшерүләр үткәрә.
-
Әтнә районы Күәм авылы да чиста сулы булачак
Күәм дә чиста сулы булачак Авылның һәр урамына су кертеләчәк. Бүгенге көндә дә эш бара. «Казылган чокырларның бер өлешенә торбалар салынды, су кертүчеләр бүгенге көндә скважина казыйлар, ә без 1 февральдә булачак референдумга әзерләнәбез»,- ди Күәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Фәйзиева.
-
Әтнәдә чүп җыю вакыты үзгәрә
Район үзәгендә атнаның җомга һәм дүшәмбе көннәрендә трактор белән чүп җыйналганы яңалык түгел. Тик бер читенлеге бар, трактор я иртэ китэ, я соңга кала. Пакетлы чүпләрне чыгарып калдырсаң, кайтканда таралган була. "Әлегә кадәр трактор иртәнге сәгать 6дан чыга иде, халык үтенечен истә тотып, бүгеннән сәгать 7дән чыга башлый һәм ул...
-
Әтнәдә ботлап ит урлаучыны эзлиләр
Шаулап гөрләп яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте. Инде ил-көннәребезгә тынычлык теләп, матур итер кенә яшисе дә бит... Юк шул, бәйрәм артыннан ахырын уйламыйча, үз башларына авырлык эзләп йөрүчеләр дә бар икән. Агымдагы елның 16 гыйнваре көнне Әтнә эчке эшләр бүлегенә район авылларының берсендә шәхси хуҗалык белән яшәүче гражданнан гариза...
-
Әтнәләр “Башваткыч“та катнашты
Ленин күмәк хуҗалыгы терлекчеләре Асия Вәлиуллина, Земфира Әскарова һәм механизатор Таһир Сафин "ТНВ" каналының " Башваткыч" тапшыруында катнашып кайттылар. Әлеге тапшыруны 31 гыйнвар, шимбә көнне, кичке 19.00 дә карарга мөмкин булачак.
-
Әтнәдә ришвәтчелеккә каршы укучылар да көрәшә
2014 елның ахыры безгә тагын бер сюрприз әзерләгән булып чыкты. Ришвәтчелекнең тарихы, кайсы илләрдә кайчан килеп чыккан һәм аның нинди төрләре барлыгы турында районыбыз мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары бик "скоростной режим" да белем тупларга мәҗбүр булдылар. Өч-дүрт көн эчендә интернеттагы бар булган материалны барлап, иҗади сәләтләрне эшкә җигеп, 30 декабрьдә...