Әтнәдә язны каршы алдылар
Әтнә дәүләт драма театры бинасы янында узган бәйрәм тамашасына җыелган халык ял да итте, кайнар коймактан да авыз итте, "Бичура" яндыру мизгелен дә тамаша кылды. Көне дә аяз, кояшлы иде. Уеннарда "көч сынашучылар" бүләккә дә ия булдылар. Үзешчәннәр чыгышы да бәйрәм тамашасына ямь өстәде.