22 декабрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә “Йәхвә балалары” пәйда булган
Хәтерләсәгез, газетада кайчандыр "Йәхвә балалары" турында язмабыз чыккан иде. Бу теманы кабат күтәрергә туры килә ахыры. Районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев фикерләре белән танышу беребезгә дә комачаулык итмәс. "Алар кабат Әтнәдә, авылларда пәйда булганнар, халыкка махсус әдәбият тараталар. Кулга шундый бер брошюралары килеп керде: беренче бите "Фатиха" белән башланса да,...
-
Әтнәләр, С витамины кергән ризыклар ашарга кирәк!
Декабрь аенда яңгыр яуган еллар бар иде үзе, тик бу кадәр җылылыкның әлегә кадәр күзәтелгәне юк иде, дип әйтә һава торышын күзәтеп баручы белгечләр. Мәскәүдә агачларның яфрак ярганын да күрсәтә телевидение. Көннәр болай җылы торса, бездә дә озакламас... Табигатьтәге бу үзгәрешләр сәламәтлеккә дә йогынты ясамый калмый. Йөрәк-кан тамырлары, сөяк, суставлар...
-
Әтнәдәге комиссия исемен үзгәртте
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе хәзер башка исем йөртә. Хәмит БАДИКОВ Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 13 октябрендәге №ПР-986 Указы нигезендә, районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе, муниципаль районда коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенә әйләнде. Ул район башлыгының 15нче декабрьдәге карары белән расланды. Комиссиянең яңа исеме артында ниләр яшеренә икән? Бу...
-
Әтнә командасы - бишенче
Казан шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр арасында үткән бәйгедә Әтнә командасы 5 урынга лаек булган. Ә менә шахматчылар арасында безнең командадан Инзилә Шафигуллина 3 урын алган. Котлыйбыз!
-
“Әтнә таңы” – “два в одном”
Яңа елга аяк басарга да күп калмады, җәмәгать. Бәйрәм арты каникуллар башлана: ул көннәрне ары сугыласың, бире төртеләсең - көннәр буе аңкы-миңке йөрисең. Һәм шунда күзең яңа килгән газеталар төргәгенә төшә. Сүз дә юк, газетаны кулга алуга ук кәеф күтәрелеп китә, аппетит ачылгандай була... Тик кайсы газетаны укырга соң? Йөрәгендә...
-
Әтнәдә юллар тайгак, сак булыгыз!
Кышның язы килде районыбызга. Көн җылытты, пыскак яңгыр үз эшен эшләде, аяк аслары урыны-урыны белән сулы, урыны-урыны белән тайгак. Бүген, 22 декабрьдә, иртән һәм көн дәвамынңа юлларда көчле бозлавык саклана. Көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-17 метр тәшкил иткән көчле җил исә, буран чыгу ихтималы да бар, диләр синоптиклар. Буран вакытында күз...
-
Әтнәдә семинарлар дәвам итә
Соңгы берничә елда районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур уңышларга ирешүе барыбызга да мәгълүм. Аеруча терлекчелектә яңа технологияләр куллану, даими һәм төпле фәнгә корылган хезмәт үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтә башлады. Хуҗалыкларда яңа фермалар калкып чыга, яңа зур егәрлекле тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары булдырылды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә һаман да эзләнү, яңалыклар булдыру...
-
Әтнәгә Кыш бабай килде инде
Олы Мәңгәр мәдәният йорты китапханәсендә авылның китап укучылары белән берлектә авылдашыбыз Рәүфҗан Закировның яңа гына басылып чыккан " Без үткән юллар" китабын тәкъдим итү кичәсе булып үтте. Кичәдә төрле буын вәкилләре катнашты. Кунакларны Кыш бабай белән Кар кызы да котларга килгән иде. Чарада катнашучылар шушы матур бәйрәмне оештырган өчен авылның...
-
Арча шагыйре “Әтнә таңы”на яза
Урау юллар... Гомер кичтек урау юллар аша, Бәхеткә юл җиңел салынмый. Көйле генә барган тормыш йөге, Тигез юлда кайчак чалулый. Сикәлтәле булды, кичкән юллар, Әйләнмәле, кайчак бормалы. Туры юлны язмыш яшердеме? Әйләнмичә узып булмады. Буталырга кайчак сүз дә җитә, Авыр чакта кирәк назлы сүз. Бу тормышта булдыруы кыен, Җимерүе генә...