23 май 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә парлы гаиләләр арта
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, быелгы елда гаилә коручыларның саны күп булырга охшап тора. Быелның дүрт аенда гына да 20 пар гаилә корган, узган ел бу сан 17 булган.Аерылышучылар саны да кимегән - узган ел 12 гаилә таркалса, быел бу сан 8 генә. Җәй айларына гаилә корырга теләүчеләрдән бүгенге...
-
Иң активлар – Әтнә белән Комыргуҗа
Укучылар арасында игълан ителгән IT- чемпион республика бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көндә әлеге юнәлештә Олы Әтнә һәм Комыргуҗа урта мәктәпләре укучылары бик актив эшлиләр. IT - чемпион бәйгесенең алдагы этапларында безнең район укучылары да призлы урыннар яулаганнар иде. Бу юлы да сынатмаслар.
-
"Әтнә таңы"на ияләндек
Көттереп, тансыклап кына булса да, җылы көннәрне күрү бәхетенә дә ирештек. Эссе җәйләргә дә санаулы көннәр генә калып бара. Шуның белән беррәттән газетабыз өчен дә сынаулы көннәр якынлаша. Нигә дигәндә, киләсе яртыеллыкка газетага язылу өчен бары бер ай гына вакыт калып бара. Дөрес, кисәк кенә артып киткән бәяләр газетабызга язылуда...
-
"Күчтәнәч"тә – безнекеләр
Шөкер, сәләтле балаларыбыз күп. Шушы көннәрдә тагын 6 укучы - Булат Мөхәмәдҗанов, Исламия Мөхәмәдҗанова, Әмир Хәбибуллин, Сөмбел Хакимуллина, Инсаф, Алмаз Бадиковлар телевидениегә барып, "Күчтәнәч" тапшыруына төшеп кайттылар. Ничек сөйлиләр, кемгә сокланырга, карарбыз!Кайчан күрсәтәчәкләрен хәбәр итәрбез.
-
Әтнәдә “АБВГдейка”
Олы Әтнә урта мәктәбендә әнә шул исемдәге бәйге үтте. Балалар арасында "Эрудит"ярышы дип аңласагыз да була. Монда 3 сыйныфтан -15, 4сыйныфтан 16 укучы катнашты. Укучылар төрле фәннәрдән биремнәргә җаваплар яздылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 3 сыйныф укучылары арасында I урында - Илсур Мортазин (Ташчишмә), II-Сәйдәш Галиев (Олы Әтнә), III урында -Диләрә Хисмәтуллина...