24 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Безнекеләр "Манзарада"
Иртәгә, 25 сентябрь көнне иртәнге 7 белән 8 арасында ТНВ каналының "Манзара" тапшыруында Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры актеры Марат Хәбибуллин белән әңгәмә карый аласыз.
-
“Боевой” Бибисара
Сентябрь аенда 90 яшьлек юбилейларын үткәрүчеләр исемлеген Шәкәнәч авылында яшәүче Бибисара әби Галимҗанова төгәлләде. Бибисара әби Шәкәнәчтә туып үскән. Бар гомерен туган колхозына багышлаган ул. Заманында ат җигеп сөтенә хәтле җыйган. Халык телендә "боевой хатын" дигән даны чыккан, тормышны көткәннәрдән ул. Ике егет тәрбияләп үстергән. Хәзер әбекәй әнә шул улларының...
-
Чишмә җыры нигә моңсуланды?
Авылым... Туып-үскән җирем... Яшел болыннарга, челтерәп аккан чишмәләргә бай Мәңгәрем... Еракларга киткән җиремнән, сагынуга түзә алмыйча сине, киң күңелле авылдашларымны сагынып сиңа ашкына идем... Нишләдең син?! Нишләттеләр сине?! "Байлар йорты" астындагы чишмә әле сабый чактан авылның иң тәмле суы чишмәсе булып хәтергә кереп калган. Мәрхүм әбиемә, туганым Зәйнәп апага суны...