25 май 2015 яңалыклары
-
Олы Әтнәдәге "Соңгы кыңгырау" күренешләре
Күңелле, моңсу бәйрәм.
-
Татарстан укучылары татар теленнән уртача 3,86 балл җыйганнар- “Әтнә таңы“
"Атна вакыйгалары"на Фән һәмМәгариф министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итүенчә, тест биремнәрен "5" ле билгесенә 24,5 процент укучы эшләгән. 41,2%ы -"4"кә, 3,3 %ы -"3"кә, 4%ы -икелегә тапшырган. Барысы 36 мең 9 сыйныф укучысы тест тапшырган. Уртача балл- 3,86. Министр фикеренчә, бу әйбәт күрсәткеч.
-
“Татмедиа“ның элеккеге җитәкчесе Can-Am Trophy Russia 2015 бәйгесендә җиңүгә ирешкән
Ижау шәһәрендә Can-Am Trophy Russia 2015 ачык квадросериясенең беренче этабы узган. Катнашучылар арасында - 75 экипаж.SSV Sport дисциплинасында беренче урынга Ирек Миннахметов һәм Антон Власюк( Казан/Екатеринбург) лаек булган. Әлеге ярышларның икенче этабы июль аенда Әлмәттә узачак. Шунысын да искәртеп үтәбез, Ирек Миннахметов бүгенге көндә "Татспиртпром" җәмгыятен җитәкли.
-
Күлле Киме мәктәбендәге "Соңгы кыңгырау" бәйрәменнән видео язма
Быел Күлле Киме урта мәктәбен 8 укучы тәмамлый. Дүрт кыз, дүрт егет. Шимбә көнне уздырылган бәйрәм кичәсендә әйтелгән һәр изге сүз, киңәш алар хөрмәтенә яңгырады.
-
“Әтнә таңы“ - автобус хуҗасын кулга алганнар
Казанның Яңа Савин суды каратист балалар белән булган юл фаҗигасе килеп чыккан автобус хуҗасын кулга алырга дигән карар чыгарган. Ул - 51 яшьлек Виктория Ларина. Суд карары буенча ул 21 июльгә хәтле сак астына алынган.
-
“Әтнә таңы“ - газга бәя арта
Татарстанда газ өчен түләү бәясе 7,5 процентка арта. 1 июльдән газның 1 кубометрыөчен 5 сум 16 тиен түли башлыйбыз. Бу хакта Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итәләр.