27 май 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә депутат халык белән очрашты
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында Дәүләт советы депутаты Ринат Закиров белән очрашу булды. Очрашу барышында депутат район оешмалары җитәкчеләренең, хезмәткәрләренең үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча сорауларга ачыклык кертте, ярдәм итәргә теләк белдерде. Очрашу турында тулырак мәкаләне газетабыз битләреннән укый аласыз.
-
Балалар ял итә
1 июньнөн 23 июньнгө кадөр районда мөктөп яны лагерьлары эшли башлый. 21 көн дәвам иткән лагерьларда быел 336 бала ял итөчөк. Моннан тыш, хезмәт лагерьлары 18 көн булып, аларында 80 бала булачак. Мөктөп яны лагерьларында ял итүче балаларны төрле кызыклы экскурсияләр, очрашулар көтә. Быел бу лагерьлар 10 мәктәптә оештырылды. Күшәр...
-
Чистартынабыз
Санитар чистарту икеайлыгы дәвам итә. Бүгенге көндә 23 протокол төзелеп, шуларның 14е район административ комиссиясе тарафыннан каралган. Һәм 29 мең 500 сум күләмендә штраф салынган. Чистарыныйк, рейдлар дәвам итә.
-
“Аңгыра сарык...” танытты
Бардык, күрдек Без Л.Леронның "Аңгыра сарык җүләре" спектакле белән Чаллы шәһәрендә, Казан театр училищесында чыгыш ясадык. Бәрәскә мәдәният йортында булдык. Коллектив исеменнән Сәхнәдә зурлар спектакль уйнаганын карап, кызыгып утыра идек. Безнең кебек кечкенәләр спектакль уйный алмыйлардыр кебек иде. Шулай да сәнгать мәктәбенең драма классына йөреп карарга булдык. Күпме кызыгып йөрергә...
-
"Аллаһы Тәгалә могҗизасы" бәйгесенә
Олы Әтнәдә яшәүче Наил Шаһиев турында белмәүчеләр сирәктер. Һава торышы, кошлар, хайваннар, гомумән, табигать - аның яраткан темалары. Яхшы хәтергә ия ул, өстәвенә һәрнәрсә белән кызыксына. "Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы" рубрикасы астында дөнья күргән "Уттан да кала икән" мәкаләсен укыган да, редакциягә үз хатирәләре белән уртаклашырга кергән. ...Олы Әтнәдәге 1931 елгы...
-
Читләп үтәр диеп уйлама
Республикада икенче тапкыр " Наркотикларсыз тормыш" мәгълүмати- профилактик айлык игълан ителде. Үткән ел тәҗрибәсеннән чыгып караганда, мондый айлык уңай нәтиҗә күрсәткән.Айлык барышында 350 наркотик белән бәйле җинаять исәпкә алынган, 60 килограммнан күбрәк наркотик законсыз әйләнештән алынган. Шулай ук гражданнарның , наркотиклар сату нокталары турында хәбәр итеп, наркополицейскийларга актив рәвештә ярдәм...