27 июнь 2015 яңалыклары
-
“Әтнә таңы” – 1995 данә
Соңгы мәгълүмат буенча "Әтнә таңы" газетасына 1995 кеше язылган. Бу әле соңгы сан түгел. Газетабызга язылырга санаулы көннәр генә калды, теләсәгез сез дә языла аласыз. Халык өчен газетага язылу бәясе - 534 сум, оешмалар өчен - 549 сум. Индексы - 16055; Г6055.
-
Әтнәгә яшенле яңгырлар килә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә,Татарстанга яшенле яңгырлар әйләнеп кайта. Дөрес, явым-төшем Россиянең башка кайбер төбәкләрендә, әйтик - Сочидагы кебек үк урамнарны су басарлык дәрәҗәдә булмаячак. 29 июньдә, мәсәлән, республиканың көнбатыш районнарында, 30 июньдә күпчелек районнарда яңгырлар көтелә. Явым-төшем урыны белән көчле булырга да мөмкин. Боз яву...
-
Тәскирә әбигә – 90 яшь! – “Әтнә таңы”
Тәскирә әбигә - 90 яшь!- "Әтнә таңы" Бүген районыбызның Кызыл Утар авылында гомер итүче Тәскирә Гыйльмизаян кызына 90 яшь тулды. Замананың бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган, гомер буе хуҗалыкның бар эшендә катнашкан әбекәй юбилей көнен Казанда балалары янәшәсендә каршылый. Без дә аны юбилее белән кайнар котлыйбыз. Сәламәтлектә, кадерле булып, балаларының,...