27 август 2015 яңалыклары
-
Әтнә егетенә соңгы дога
Соңгы сүзем, соңгы догам... Безнең арадан кинәт китеп барган Күәм авылы укытучысы, дустым Равил Мөхтәр улы Садриевның рухына багышлыйм. Дустым! Бүген синең соңгы туең, Бик күп кеше килгән туеңа. Бу тормышны бик нык яратканга, Шулай биик тиз китәрмен, дигән уй Килмәгәндер синең уеңа. Хыялларым чынга аша, диеп, Канатланып йөргән чагыңда,...
-
Әтнә тәрбиячесе дипломга лаек булган
Диплом, грамота һәм сертификат Олы Әтнә "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Нурия Гайфуллина Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Казан Федераль Университеты тарафыннан үткәрелгән бәйгедә катнашып, беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Шулай ук "Күчтәнәч" тапшыруы эшендә актив катнашканы өчен " Яшь ТНВ" каналының Мактау грамотасына һәм сертификатка да ия булды.
-
Әтнәдә яңа детсад аякка басачак
Сабыйлар авазы тынмасын Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән кабул ителгән программалар нигезендә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар торгызыла, яңартыла Татарстанда барлыгы 30 шундый программа эшләп килә, һәм аларның күпчелеге территорияләрнең үсүенә, модернизацияләнүенә юнәлтелгән. Илебездә бик үк тотрыклы булмаган экономик халәт булуга карамастан, Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча программаларның...
-
Әтнәлегә өй аресты салынган
Әтнә эчке эшләр бүлегенең җәза үтәтү инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, Казан шәһәрендә законсыз рәвештә уен салонында сакчы вазифасын башкарган район авылларының берсендә яшәүче егеткә өй аресты салынган. 4 ай дәвамында аңа өйдән чыгарга ярамый. Шулай ук дуслары, туганнары белән аралашу, телефон, интернеттан файдалану да катгый тыела.
-
Әтнәдә: “Тиздән тәмамлыйбыз”
Татарстанда урып-җыю тиешлегә карата 78 процент мәйданнарда башкарылды.
-
Әтнәле, салымыңны түлә дә, тыныч йокла
Телевизор, радио, вакытлы матбугат битләре аша 1 октябрьгә кадәр салымнарны түләп бетерегез дип бертуктаусыз "колак итен ашыйлар". Бездә ничек икән ул? Районның салым органнары хезмәткәрләре сүзләренә караганда, август аеның II декадасыннан соң, мөлкәт буенча - 42 %, җир өчен - 53 % һәм транспорт өчен нибары 40 5 тирәсе райондаш...
-
Әтнәләрне бәйрәм көтә
Республика көне уңаеннан Әтнә район үзәгендә бәйрәм тантанасы уза. Бәйрәм 29 август көнне Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы стадионында узачак. Республика көне сәгать 16.00дә спорт уеннары белән башланып китәчәк. Бәйрәм тантанасы үзебезнең үзешчән яшьләребеә концерт чыгышлары белән дәвам итәчәк. Ял итәргә, күңел ачарга рәхим итегез.