27 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәнең 25 еллык юбилеена Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов килде
Район бәйрәмгә ныклап әзерләнде. Моны Президент та билгеләде. Бәйрәм чараларын ул бик ошаткан.
-
Әтнә әниләрен сөендерделәр
Ноябрь ахыры безнең өчен иң кадерле булган Әниләр бәйрәме белән күңелгә якын. Сиңа яшәр өчен җан биргән, кайнар сулышы белән җылытып, күкрәк сөтен имезеп үстергән Әниләребезне бәйрәмнәре белән котлап бик күп җирләрдә матур чаралар үткәрелә. Шуларның берсе - Олы Мәңгәр " Шатлык " балалар бакчасында билгеләп үтелде.Бәйрәмнең төп кунаклары билгеле...
-
Әтнәләр Казанда сәүдә итә
28 ноябрь көнне Казанның 8 мәйданчыгында традицион шимбә ярминкәләре дәвам итә. Шәһәр халкы Татарстан авылларында җитештерелгән азык-төлек, ашамлыкларны түбән бәяләрдән бик теләп сатып ала. Әтнә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Кәрим Тинчурин урамы, 19 йорты янындагы мәйданда сәүдә итәләр. Казанлылар, килми калмагыз!
-
Татарстан Кытайның Чит илдәге предприятиеләр үсеше Ассоциациясе белән хезмәттәшлек итәчәк - "Әтнә таңы"
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый хезмәттәшлек перспективалары хакында Хөкүмәт йортында Ассоциация генераль секретаре урынбасары Хэ Чжэньвэй белән сөйләште. Кунак әйтүенчә, бу ил делегациясе "Алабуга" икътисадый зонасында, шулай ук Казан вертолет заводында булды.
-
Әтнәлеләр, хәзер камералар да күзәтә
Видеокамералар тиеш булмаган икенче рәттән борылучыларны фотога төшереп алачаклар. Мондый видеокамералар тиздән Зеленоградта эшли башларга мөмкин. Чөнки икенче рәттән борылучы транспорт башкаларга комачаулык тудыра. Штрафтан да курыкмыйлар, күп очракта инспектор андыйларны күрми. Ә камера булса, мондый очраклар кимиячәк.
-
Әтнә җәяүлеләре стандартлар буенча балкырлар
Агымдагы ел ахырына кадәр җәяүле киемендәге яктылыкны кире кайтаручы элементларның бердәм үрнәге булдырылачак. Киемдә яктылыкны кире кайтаручы элемент булырга тиешлек турындагы кагыйдә июль аеннан бирле гамәлдә, тик әлегә кадәр төгәл шартлары юк иде. Инспекторлар ул элемент булмаса штраф сугарга мөмкин иделәр, һәм аның нинди булуы мөһим булмады. "Российская газета" хәбәр...
-
Әтнә халкы игътибарына (рәсми хәбәр)
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИАЛЬ РАЙОНЫ ОЛЫ ӘТНӘ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ СОВЕТЫ РЕСПУБЛИКА ТАТАРСТАН СОВЕТ БОЛЬШЕАТНИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ АТНИНСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА 422750 Республика Татарстан Атнинский район с. Б.Атня Тел. 2-11-31 РЕШЕНИЕ 19.10.2015 г. № 4 О внесении изменений в решение Совета Большеатнинского сельского поселения от 10 ноября 2014 года № 84 «О...
-
Әтнә районы китапханәләре - мәдәни учак саналалар
Татарстанның мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 1545 китапханә бар, мәктәп һәм тармакныкыларны да санасак 3300гә җитә. Барлык китап фонды 66 миллион данә тәшкил итә. Шунысы да бар, барлык китапның 86,3 проценты авыл җирлегендә урнашкан. Бүгенге көндә Татарстанда китап укучылар саны ел саен 1,5 миллионга җитә. Бәхәссез факт, районда китап укучыларның...
-
Әтнәне куып җитә алмыйлар
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 26 ноябрьгә биргән оператив мәгълүматларына караганда, районыбыз 130,2 тонна тулай савым алган. Бу күрсәткеч узган елга карата +23,2 тонна, ай башы белән чагыштырсак +10,2 тонна, алдагы көннән дә +1,2 тоннага күбрәк. бер баш сыердан уртача 19,3 килограмм сөт савып алынды. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына карата...