29 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәләргә дә кагыла
ЮХИДИ идарәсе явым- төшемнең туктамавы сәбәпле, автомобиль йөртүчеләргә тизлекне арттырмаска өнди. Хәвеф-хәтәрне чикләп узу өчен тизлекне сәгатенә 40 чакрымнан да арттырмаска кирәк, ди алар. Шулай ук юл-йөрү кагыйдәсендә күрсәтелгән араны сакларга киңәш ителә. Аеруча, җәяүле кичүе урынына, тукталышларга якынлашканда игътибарлырак булырга кирәк, ди идарә хезмәткәрләре.
-
Якташ шагыйребез иҗаты
Кәккүк Кайсы елларны саныйсың, Үткәннеме, әллә киләчәк? Үткәннәрдә сагынып сөйләрлек Калган минем керсез балачак. Шактый гомер анда калган, Мәктәп еллары кайда? Су юлыннан бер малай Бәбкәләр куып кайта. Киләчәкне белеп булмый, Анда гомер итәсе. Кайгы, шатлыклар белән Киләчәкне көтәсе. Кәккүк белән миндә саныйм, Ялгышмамын ничектә. Ә син керсез малай гомерен,...
-
Әтнәнең авыр хәлле гаиләләрен бүләкләделәр
Район янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге тарафыннан ведоствоара исәптә торган авыр хәлле гаиләләргә махсус бүләкләр тапшырылды. Әлеге чара социаль яклау, авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә "Торак" операциясе кысаларында үткәрелде. Аның төп максаты - имин булмаган мондый гаиләләрдә янгын чыгу куркынычсызлыгын тәэмин итү. Янгын куркынычсызлыгы инспекторы Илшат Махмутов һәм әлеге бүлекнең җитәкче...
-
Әтнәдә яңа азык цехы ачылды
"Шахтер" күмәк хуҗалыгында шушы көннәрдә яңа азык цехы ачылды. Фәридә ФИЛАТОВА Авыл хуҗалыгында терлекләрне тәрбияләүнең тулы бер циклны тәшкил иткән технологиясе бар. Аңа беренче чиратта терлекләрне ашату, алар өчен уңай шартлар булдыру керә. Терлек иркендә йөрергә, кирәк вакытта ашарга, ул торган урын һәрвакыт чиста булырга тиеш. Яңа гына " Күңгәр"...
-
Әтнәләрнең сәламәтлекләрен тикшерделәр
2015 ел- йөрәк-кан тамырлары авыртулары белән көрәш елы икәнлеген онытмагансыздыр. Шул уңайдан район үзәк больницасы табиблары оешмаларга чыгып, кан басымнарын үлчәп, әлеге темага карата лекцияләр сөйлиләр, дип язган идек. Кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр, өйрәтәләр дә икән әле. Шушындый очрашу безнең редакциябездә дә узды. Табибә Лилия Сибагатова йөрәк-кан тамырлары авыртулары хакында...
-
Әтнә терлекләре "рәхәткә" чыкты
" Күңгәр" күмәк хуҗалыгында 450- 500 баш эре терлеккә исәпләгән яңа торак аякка басты. Газетабызны укып баручылар сизәдер, соңгы вакытта гел яңача эшләнгән тораклар, аларның мөмкинлекләре турында язабыз. Билгеле инде яңада яңача, эшлисе килеп тора, бу җитештерүгә дә йогынты ясый. Күңгәр хуҗалыгының бозаулату бүлеге буларак төзелгән әлеге торакның бер башыннан...
-
“Әтнә таңы” комсомолларны котлый
Комсомол туган көн бар иде! Комсомолда тәрбияләнүчеләр, Леонид Ильич Брежневның әсәрләрен көн-төн өйрәнеп, ә алар аз түгел, ялгышмасам алтау иде дип беләм, комсомол Уставын ятлап, Алла "юклыгы"на ышанып комсомолга кергәннәр генә белә бу бәйрәмне. Комсомол булу зур дәрәҗә иде, ул оешмага керүчеләргә пионер галстугын салдырып, комсомол значогын тагалар, ВЛКСМ дип...
-
Әтнәләрнең көче бердәмлектә
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу уңайдан район мәктәпләрендә төрле чаралар уза. Район үзәк китапханәсендә "Безнең көч - бердәмлектә" исемдәге китап күргәзмәсе эшләп килә. Моннан тыш, "Минем Татарстаным" исемле әдәби китаплар карау үтә. Һәм 4 ноябрь көнне "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә мәктәп укучыларының спартакиадасы кысаларында шахмат ярышы уза....
-
Әтнәләр Теләче белән Кукмарага китте
29-31 октябрь көннәрендә Теләче районында муниципаль хезмәткәрләрнең волейбол буенча ярышлары уза. Әлеге чарада безнең район да катнашачак. Моннан тыш, шушы көннәрдә Кукмарада 1999-2000 елгы кызлар арасында да Татарстан беренчелегенә волейбол ярышы да уза. Райондашларга уңышлар насыйп булсын.