«Әҗәт кайтарганда өстәп бүләк тә бир»
Гафу итү, начарлыкка карата изгелек кылу – бөтенләй дә тормышка ашмастай хыялдагы бер гамәл кебек тоела безгә.
Ләкин искиткеч дәрәҗәдәге диндар, тәкъва, Аллаһка бик нык якын булган кеше үти ала аны. Гафу итү, начарлыкка карата изгелек кылу, ягьни, золымга җавап итеп, берни әйтмичә, берни кылмыйча, бары: «Аллаһы Тәгалә һидаять бирсен», – дип дога кылу. Бу кешенең әҗере Аллаһ каршында булыр.
Әгәр дә Аллаһы Тәгалә берәр изгелекнең әҗерен яшерә, әйтми икән, бу аның бик зур фазыйләткә ия булганын күрсәтә. Әйтик, намазны мәчеткә килеп уку, өйдә укыганга караганда, 27 мәртәбәгә өстен. Коръәннең бер хәрефен укысаң – 10 әҗер! Шушы гамәл өчен күпме әҗер аласын Аллаһы Тәгалә бәян кыла. Әмма бар шундый гамәлләр – Аллаһы Тәгалә аларның әҗерен яшергән. Раббыбыз әйтә: «Мин әҗерне үзем бирәчәкмен». «Изгелекләрне 10нан алып 700 мәртәбәгә кадәр арттырам, әмма уразаның әҗерен Үзем бирәм», «Һәм гафу итүче кешеләрнең дә әҗерен Үзем бирермен», – ди.
Димәк, кешеләрне гафу итә белү, кичерә белү, аларга ачу сакламау Аллаһ каршында бик зур дәрәҗәгә ия. Әмма аны бик сирәк кеше генә эшли ала. Аллаһы Тәгаләгә һәрнәрсә мәгълүм, Ул безнең психологиябезне белә, 14 гасыр элек инде әйтеп куйган бу хакта. Һәм шул ук вакытта әйтә: «Аллаһы Тәгалә золымлык кылучыларны яратмый». «Нәхел» сүрәсенең 126-127нче аятьләрендә нәкъ шушы мәсьәләне күтәрә, тагын бер дәлилли: «Әгәр дә сезгә зыян салучы кешене җәзага тартасы булса, ул сезгә зыян китергән микъдарда гына җәза бирегез. Әгәр дә түземлелек күрсәтеп, үч алмыйча, сабыр итеп калсагыз, белегез, ул – сезнең өчен хәерлерәк». Әмма без белмибез. Йә гыйлем җитмәү сәбәпле, йә үзебезне Аллаһы Тәгаләдән тәҗрибәлерәк, өстенрәк кую сәбәпле. Аллаһы Тәгалә әйтә: «...Сабыр итү сезнең өчен хәерле». Без әйтәбез: «Юк инде, булмый». Аңлап бетермибез: әгәр дә хәерле булмаса, Аллаһы Тәгалә Коръәндә ассызыклап әйтмәс иде бу хакта.
Без әз генә баш авыртса да, нәрсәгә миңа мондый сынау, дип кайгыра башлыйбыз. Ә бит Пәйгамбәр хәтле Пәйгамбәргә иң авыр сынаулар килгән. Һәм шуңа да, кемгәдер ачу саклаганда, без уйларга тиешбез: «Минем ачу сакларга хакым бармы? Аллаһ каршындагы иң сөекле бәндә дә ачу сакламаган»... Һәм әйткәнебезчә, Аллаһы Тәгалә сабыр булучыларны ярата, «Әнфәл» сүрәсенең 6нчы аятендә дә әйтә: «Сабыр булыгыз. Түземлелек күрсәтегез. Аллаһы Тәгалә сабыр булучылар белән», – ди. ”Тиз кызып китүчеләр белән Мин”; ”Үч алучылар белән Мин”; ”Зарланучылар белән Мин”, – дип әйтми. “Ә менә түземле, эндәшмичә, сабыр гына шушы сынауны кичереп җибәрүчеләр белән Мин”, – ди.
Кайчакларда дога кылып сорыйсы да булмый, нәни генә изгелегебез өчен дә Аллаһы Тәгалә җавап кайтара. Кайвакытта сиңа каршы берәр гаделсезлек кылып куялар – нахакка гаеплиләр; эшчәнлегеңә аяк чалмакчы булалар. Сабыр итәсең, чөнки син – Аллаһ юлында. Сабыр итеп, бернәрсә эндәшмисең. Бер-ике ел үтә, сиңа зыян салган кеше үзе юкка чыга. Шуңа күрә сабырлык кирәк. Без аны уйлап бетермибез, кайвакытта «нишләп шулай» дип, әзрәк төшенкелеккә биреләбез. Әмма шул вакытта эндәшмичә сабыр итсәң, Аллаһы Тәгалә уйламаган җирдән дә ишекләрен ачып куя. Икенче бер аятьтә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Сабыр булучыларга әҗерне хисапсыз бирермен».
Байлык Аның кул астында һәм Ул әйтә: «Хисапсыз бирермен». Әҗер-савап – кыямәт көнендә генә дип уйларга кирәкми, әҗер-савапны без бу дөньяда да күрергә мөмкинбез. Ничекме? Бәрәкәт белән, какшамый торган нык сәламәтлек белән, күңел тынычлыгы белән, бернәрсәгә кайгырмыйча яшәп. Әйе, Аллаһы Тәгалә әҗер-савапны бу дөньяда да бирә. Без аны кайвакытта аңлап, күреп бетермәскә генә мөмкинбез.
Берәр кеше начарлык кылса, Аллаһы Тәгалә: «Әгәр дә гафу итеп, аңа яхшылык кылсаң, Аллаһы Тәгалә шушы кеше белән арагызны көйләрмен, сезне иң якын дуслар итәрмен», – ди. Кайвакыт бабайларның: «Сиңа начарлык кылсалар да, син аларга елмаеп, яхшылык кылып куй. Соңыннан ул сиңа тагын начарлык кылырга оялачак», – дип әйткәнен ишеткәли идем. Димәк, алар шул аятькә нигезләнеп киңәш биргәннәр...
«Фуссиләт» сүрәсендә дә шушы сүзләргә, шушы файдалы киңәшкә дәлил бар – 34-35нче аятьтә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Яхшылык белән явызлык беркайчан да тигез булмаслар. Әгәр дә сиңа берәрсе явызлык кылса, син, аңа җавап итеп, яхшылык кыл. Соңрак ул тәүбәгә килер, гафу үтенер. Аннары бер-берегезгә иң якын дуслар булырсыз». Әмма Аллаһы Тәгалә кисәтә: «Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас». Шул ук вакытта искәртә дә: «Бөтенегез эшли алмассыз». Аллаһ әйтә: «Мәгәр чын сабырлар гына мондый гамәлне эшли алырлар». Ягьни начарлыкка каршы изгелек кылу нигъмәтенә «олуг бәхетле кеше генә ия булыр» ди.
Карагыз, нинди тирән мәгьнәле сүзләр.
Чынлап та, тормышта шундый мисаллар бар. Берәр кеше сиңа ачуланып килсә дә, син аңа елмаеп, «Менә монда бер кечкенә генә бүләк бар иде, шушы орышуың өчен, шушы каты нәсыйхәтең өчен сиңа рәхмәт йөзеннән бер бүләк», – дип бирсәң, ул сиңа икенче төрле карый башлый, «Ярар инде, кызып киттем, катырак әйттем инде, рәнҗемә инде» дип гафу үтенә. Бу урында Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم бер хәдисен искә төшереп үтәм. Аның صلى الله عليه وسلم бер бәдәвигә әҗәте була. Ул бәдәви Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم янына килә дә якасына ябыша, җилтерәтә, хәтта муенында кызыл эзләр пәйда була. Ул шундый каты дорфалык, караңгы йөз белән: «Мөхәммәд, әҗәтеңне кайчан кайтарасың?» – ди. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم исә елмайган гына (әйткәнебезчә, ул үзенә карата дорфалыкка җавап кайтармаган). Шунда утырган Гомәр, кылычын чыгарып: «Рөхсәт ит, йә Расүлүллаһ», – ди. «Гомәр, тынычлан, ул бит үз хакын таләп итә. Әҗәтен кайтар һәм өстәп бүләк бир», – ди. Пәйгамбәребездән صلى الله عليه وسلم теге бәдәви чигенә: «Мин гомеремдә дә үземә карата мондый мөнәсәбәтне күргәнем булмады. Мин сиңа нинди катылык белән, дорфалык белән килдем, ә син елмайдың, елмаеп кына калмадың, әҗәтемне кайтардың, шуның өстенә бүләк тә бирдең», – ди.
Без беләбез: әҗәт кайтарганда берәр бүләк өстәп бирү Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم сөннәте булып тора, ул – хәерле гамәл. Мондый мөнәсәбәтне – сабырлык, күркәм холык, елмаю – бөтен кешенең дә булдыра алмаганын аңлаган бәдәви: «Бу хак! Моны бары тик хакыйкый Илче Расүл генә эшли ала», – ди. Һәм шул вакытта шаһәдәт китерә, ислам динен кабул итә. Безгә дә шундый күркәм холык, шундый әдәп булдырырга кирәк. Сүзебезгә түгел, Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم кебек, безнең дә әдәбебезгә карап, башкалар дингә, исламга тартылсын.
Үч алуның, кешегә ачу саклап йөрүнең тагын бер зыяны бар: әгәр дә кеше сиңа зыян салса, аңа явызлык белән җавап кайтарырга, үч алырга булдың, ди. Нинди мәкерлек кылырга икән моңа дип, көне-төне шуның турында уйлап йөрисең, борчыласың. Әмма берничек тә шул золымлыкка тәңгәл җавап кайтара алмыйсың, аның каравы, шул уең белән син «золымлык баскычы»на атлыйсың, гөнаһ кылып куясың. Ә бит бер гөнаһ үзенә икенче гөнаһны тартып тора. Шуңа күрә син, үч итеп, аңа зыян салырга буласың икән, ул сине башка явызлыкларга, гөнаһларга кертеп җибәрәчәк. Ә менә изгелек кылу, киресенчә, изгелеккә этәрә. Шушы гөнаһтан туктап кала алсаң, яңа гөнаһка ишек ачылуны туктатасың.
Раил Фәйзрахманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев