Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык

Безнең халыкта матур бер әйтем яши: “Изгелек эшлә дә суга сал, халык күрмәсә балык күрер”.

«Игелекле гамәл кылсагыз, үзегезгә игелек кылган булырсыз. Начар гамәл кылсагыз – янә үзегезгә генә [чөнки начарлыклар өчен үзегезгә җавап тотарга туры киләчәк]». «Әл-Исра/Төнге күчеш».

Нәрсә соң ул игелек? Игелек – ул яхшылык, изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык. Ләкин игелек эшләү турында лаф орып йөрү дә дөрес түгелдер. Шулай да тирә-юнебездә миһербанлы, игелек­ле кешеләр шактый, һәм алар турында әйтеп үтмичә булмый. Утыз елга якын капиталь ремонтсыз яшәгән Күлле Киме авылы мәчетенә төзекләндерү эшләре, әлбәттә, бик кирәк иде. Мәчетне яңарту – бигрәк тә киләчәк буын өчен мәслихат. Төзекләндерү эшен оештыруны мәчет имамы Галимҗан Сабиров башлап йөргән. Матди ярдәмсез мондый зур эшне башкарып чыгу мөмкин түгел. Шушы эшне башкаруда төп иганәчеләр булып Учредитель ООО “ЧОО “Колизей охрана” Рафаэль Баһаутдинов, генераль директоры Денис Азаров. Барлык кирәкяракны кайтартып, ремонтчыларны яллап, барлык чыгымны үз өсләренә алган алар. Төзекләндерү эшләре белән генә чикләнмәгән егетләр, 8 октябрь көнне авылның барлык халкын чакырып Изге Мәүлед аенда Корьән укытканнар.

Ә Мәүлед аенда бер изгелекнең савабы 70 мәртәбә артыр дигән.

Тагын бер гамәлләрен әйтеп үтәсе килә шушы игелекле затларның. Корбан гаетендә ел саен унга якын сарык сатып алып, корбан чалып, балалар йортына тапшыра алар. Авылдашлары Альберт Шәйдуллин һәм Мөдәррис Заһидуллин, Зөфәрләр Сираҗиев дә бу изге эштән читтә калмадылар, кулдан килгәнчә ярдәм иткәннәр.

Шунысы шатландыра, бүгенге тынгысыз тормышыбызда шушындый игелекләр кылучы ир-егетләребезнең булуы шатландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев