Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Бәла-казалардан саклау өчен дога

Дөньякүләм барган вакыйгаларны күрәбез дә йөрәк әрни. Газап чигүче ирләр, хатыннар, бигрәк тә балалар өчен йөрәк авырта.

Андый мизгелдә үзебезнең балаларны кысып-кысып кочаклыйсы, бар яратуны бирәсе, бәла-казалардан саклыйсы килә. Сездә дә шундый ук хисләрдер… Ә бәла-казадан саклауның иң дөрес һәм хәерле ысулы – догада булу. Безнең балаларны бер Аллаһ саклый. Ә без ул сакласын, якласын өчен, гамәлен кыла алабыз. Бу очракта гамәл ул – дога.

Аллаһының Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм оныклары Хәсән һәм Хөсәенне яманлыктан саклау өчен, мондый дога укыган:

«Әгүүз‌ү бикәлимәәтилләәһит-тәәммәти мин күлли шәйтаанин вә һәәәммәтин вә мин күлли гәйнин ләәммәһ».

«Сезне теләсә нинди шәйтаннан һәм зарарлы әйберләрдән hәм начар күзләрдән сакласын өчен Аллаһының сүзләре белән Аллыһының Үзенә сыендырамын».

 Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев