Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Балалар Коръән укый

Чембулат авылында ел саен март аенда дини бәйге уза.

Венера ҖИҺАНШИНА, Кышлау авылы
Спонсор булып "Таң" колхозы рәисе Сибагатуллин Алмаз Мәсхүт улы тора. Оештыручылары – Мамыш имамы Рубис Гәрәев, Чембулат клуб мөдире – Камил Галләмов.
Бу бәйгене Корбанова Гөлнара алып барды. Надия Нәҗмиева һәм Рәфинә Мифтахова балаларны бәйгегә әзерләделәр.
Рәфинә Мифтахова Яңа Шашы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы – балаларга гарәп хәрефләре өйрәтә, алар инде гарәпчә укырга да өйрәнгәннәр (барлыгы 8 бала). Рәфинә 5 кыз, 5 малай катнашында "Тамчы шоу" уздырды. Ул 3 турдан торды. Дини өлкәдә белемнәре тикшерелде: 2 командага бүленделәр. Малайлар "Салават", кызлар "Сөембикә" командасы булды.
1нче турда командалар, икенче турда капитаннар ярышты, ә 3нче турда "кардәшләрем" дигән сүздән, кем күпме сүз төзи ала, дип ярыштылар.
"Сөембикә" командасы җиңде.
Кышлау авылыннан оныгы белән менгән Венера апа Җиһаншина мөнәҗәт укыды.
2 егет, Кышлаудан – Җиһаншин Ислам һәм Чембулаттан Әмир Ямилов намаз укыдылар.
Ирек Шәрәфиев азан әйтте һәм үтемле итеп тәрбияви вәгазь укыды.
Күңгәр авылыннан килгән иң кечкенә катнашучы Зәлинә Әмирова 5 сүрә сөйләде.
Бәйгедә 30 бала, 8 авылдан килгән иде. Араларында җомга намазына йөрүче Җиһаншин Ислам һәм Илгизәр Халиков та бар. Иң күп сүрә сөйләүче Җиһаншин Ислам булды.
Гарәпчә укучыларны һәм иң күп сүрә сөйләүчеләрне, намаз укучыларны Гәрәев Рубис язгы каникулда Казанга экскурсиягә алып барачагын әйтте. Иң актив балалар Кол Шәриф мәчетендә, Казанның истәлекле урыннарында булачаклар (аларны автобус йөртә).
Менә алар иң активлар:
Малайлар:
1. Җиһаншин Ислам (Кышлау).
2. Халиков Илгизәр (Мамыш).
3. Фәйзуллин Азат (Иске Җогып).
4. Гәрәев Ислам (Иске Җогып).
5. Мифтахов Мулланур (Югары Шашы).
Кызлар:
1. Шәйхиева Зәринә (Кышлау).
2 Назыйрова Илүзә (Яңа Шашы).
3. Гәрәева Әлфия (Иске Җогып).
4. Сабирҗанова Айсинә (Чишмәле Сап).
5. Зиатдинова Гөлчәчәк (Иске Җогып).                        (6+)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев