Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Бәраәт кичәсе якынлаша

Мөбарәк кичәләрнең берсенә аяк басабыз, җәмәгать.

Шәгъбан аеның уртасында - 15еннән 16сына каршы кичтә, ягъни, милади календаре буенча 7 апрельдән 8енә каршы Бәраәт кичәсе булачак. Хәдисләр җыентыгында бу кичә хакында бик күп изге сүзләр укырга була. Аларның берсендә Пәйгамбәребез галәһиссәләм сүзләре дә китерелә. "Бәраәт кичәсен гыйбадәттә, намазда уздырыгыз. Көндезен ураза тотыгыз, чөнки ул көнне Раббыбыз кояш баеганчыга кадәр үз рәхмәтен иңдерә", - диелгән "Шура" журналында.

Бу кичтә безнең бер еллык язмышыбыз билгеләнә, җәмәгать.

Раббыбыз: "Гафу сораучы юкмы - аны гафу итәрмен, ризык сораучы юкмы - ризыкландырырмын, кайгылы вә авыру кеше юкмы - аңа шифа бирермен. Башка теләкләре булса да сорасыннан - бирермен", - ди. Бәраәт кичендә кыйбла юнәлше Бәит Әл-Мәкъдистән Кәгъбәтуллага күчкән.

Кулланган чыганак: http://dumrt.ru/netcat_files/multifile/2627/Shura_27__kriv___2_.pdf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев