Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Чембулат авылы мәчетенә ай куйдылар

Авыл клубы җитәкчесе Камил Галләмов бу хакта шатланып хәбәр итте.

Авыл уртасында мәһабәт бина булып калкып чыккан мәчеткә якты нур иңгәндәй булды. Шөкер, әлеге зур чарада районның имам-мөхтәсибе җитәкчелегендә авыллардан килгән имамнар, Чембулатның үз һәм күрше-тирә авыл халкы катнашты. Район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, "Тан" ҖАХК рәисе Алмаз Сибагатуллин, мәчетне эшләткән эшмәкәр Хәлил Хәбибуллин, аның әти-әнисе олы кунаклар булдылар. Кыскасы, кунаклар бик куп иде монда. Ә мәчеткә айны Камил Галләмов куя, шунда ук өйлә намазы да укыла.

Ә соңыннан клуб ишек алдында, саф һавада урнаштырылган өстәл артында табадан яңа төшкән коймак белән кайнар чәй эчеп, кавын-карбыз ашыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев