Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Дин белгечләрен югары уку йортларында яңа стандартлар буенча әзерләячәкләр

Яңа стандартлар югары уку йортларына тәрбия процессын кертәчәк, укучыларның практик әзерлеген арттыруга этәргеч бирәчәк.

Дин белгечләрен югары уку йортларында киләсе уку елыннан яңа федераль стандартлар буенча әзерли башлаячаклар.

Бу турыда Казанда узган «Мәгариф өлкәсендә законнарының яңа таләпләре нигезендә вузда уку процессын оештыру» дип аталган V Бөтенроссия фәнни-методик семинарда хәбәр ителде.

«Теология өлкәсендә көздән яңа этап башлана. „ФГОС 3++“ таләпләренә туры килгән яңа укыту программалары эшлибез. Дини фәннәр көчәячәк, гарәп теле күбрәк керәчәк», — диде Россия ислам институты ректоры, Россия ислам мәгарифе советы рәисе Рафик Мөхәммәтшин.

«Семинарда без дини белем бирү программаларын яңа стандартларга яраклаштыру мәсьәләләрен караячакбыз. Моңа кадәр без „ФГОС 3+“ нигезендә эшләдек. Минемчә, яңа стандартлар югары уку йортларына программаларны сайлау өчен күбрәк мөмкинлек бирә, шул ук вакытта белем бирү процессын җитди үзгәртеп коруны таләп итә», — диде Фәнни-мәгариф теологик ассоциациясенең башкарма директоры Галина Теплых.

Галина Теплых сүзләренчә, яңа стандартлар югары уку йортларына тәрбия процессын кертәчәк, укучыларның практик әзерлеген арттыруга этәргеч бирәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/11-03-2021/din-belgechl-ren-yugary-uku-yortlarynda-ya-a-standartlar-buencha-zerl-yach-kl-r-5812116

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев