Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Гошер

Бездә, гадәттә, яшелчә, җиләк-җимеш белән түләнә торган бу төр сәдаканы бәрәңге алгач башкаралар.

Татарстан Республикасы Диния нәзарәте 24 сентябрьне бердәм гошер тапшыру көне дип игълан итте.

Имамнар җыелышында каралган тагын бер мөһим мәсьәлә – гошер тапшыру белән бәйле булды.

Гошер —бакчада үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимештән бирелә торган зәкәт сәдакасының бер төре. Ә зәкәт – малдан фәкыйрьләр, мохтаҗлар, ятимнәр өчен бирелә торган билгеле бер күләмдәге сәдака.

Димәк, бу очракта, гошер сәдакасын билгеле бер категория кешеләргә тиешле күләмдә бирелүче яшелчә, җиләкҗимеш дип аңларга кирәк. Кайберәүләрнең: “Минем үземә дә аз. Берәүгә дә бирмим”, – диюен һәркемнең ишеткәне бардыр. Әмма дөньяның Ислам дине нигезендә яралуын истә тоткан хәлдә Коръәни-Кәримгә күз салыйк. «Аллаһка вә Ахирәт көненә ышанганнар, игелеккә өндәүчеләр, яманлыктан ваз кичтерүчеләр, игелекле эшләрдә ярышучылар – менә шулар изгеләрдер” («Гыймран” сүрәсе, 114нче аять), – диелә анда. Яки изге китапның башка кайбер сурә-аятьләрендә дә шул хакта әйтелә. Әйтик:«И, иман китерүчеләр! Кәсеп итеп тапканнарыгызның иң яхшыларын һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән сәдака итеп сарыф итегез. Үзегезгә биргән очракта күзегезне генә йомып алырдай яраксыз нәрсәләрне хәер итеп бирмәгез. Белегез, һичшиксез Аллаһ — бай, мактауга лаеклы!» Шулай ук: «Ул Аллаһ — җимешләре төрле булган терәкле һәм терәксез бакчаларны да, хөрмәләрне, игеннәрне дә, зәйтүн һәм анарларны яралтучы. Уңыш биргән вакытларында сез җимешләрен ашагыз, урып-җыеп алган көнне исә гошер һәм зәкәтен бирегез, ләкин чиктән ашмагыз. Аллаһ исраф итүчеләрне сөйми» — дип тә кисәтә.

Аны нинди күләмдә бирергә соң? Коръәндә бу хакта төгәл әйтелмәгән. Шөкер, бу хакта пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) әйтеп калдырган. «Җыеп алган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән – уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстергән булсагыз, егермедән бер өлешен сәдака итеп бирегез», – ди. Кабат Коръәнгә карасак, шушы гошер аркылы үзебезнең алган уңышыбызны чистартуыбыз, ягъни, хәләл итүебез аңлашыла. Бу бик мөһим. Киләсе уңышлар, саусәламәт яшәвебез, муллыгыбыз, иминлегебез өчен гаять мөһим.

Тиздән районыбыз авылларында авыл имамнары башлангычында гошер җыю башлана. Бу саваплы эштән берәү дә читтә калмас дип фаразлыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев