Икеләтә бәйрәм булды
Язуымны Аллаһының ярдәм итүен өмет итеп «Бисмиллаһ», – дип башлыйм әле.
Бу язмамны башлаганчы кулымдагы каләмем белән түгел, күңелем белән нидер аңлатып бирә алырмынмы, укучымның аңына җиткерә алырмынмы, – дип шикләнеп йөрдем. Бу көн минем өчен бик күңелле, кадерле көн булып исемдә калды. Бу көн авылым Бәрәскәм тарихында икеләтә бәйрәм булды. Беренчесе Гарәфә көн булса, икенче шатлыгыбыз – сәүдәгәр Ибраһим Борнаев эшләткән таш мәчетенең манарасына Ай урнаштыру тантанасы булды. Авыл халкының, килгән кунакларның йөзләрендә шатлык нуры балкыды, күзләрендә эчкерсез күз яшьләре җемелдәде.
Сәгать телләре ун тулырга якынлашканда авылымда «Аллаһу әкъбәр, Аллаһу әкъбәр», – дип әйтелгән тәкъбир авазларына күмелеп айны урнаштыру башлады. Бу минутларда кичергән мондый хәләттә мин инде берничә мәртәбә булганым бар икән. Бу вакыйгалар гомерем буена минем исемнән чыкмыйлар. Коммунистик идеология эшләре тукталганнан соң, Әтнә районы буенча иң беренчеләрдән булып Бәрәскәдә агач мәчет төзелде, бу мәчетнең төзелешендә дә, көндәлек эшләрендә ихлас рәвештә катнашу мөмкин булды.
«Аллаһу әкъбәр, Аллаһу әкъбәр», – дип Аллаһны мактаган, зурлаган сүзләрне, мондый авазны 1995 елда хаҗ сәфәрен кылган вакытта, Кәгъбәтулла мәчетендә барлык хаҗилар белән миңа да әйтергә насыйп булган иде. Шушы урында язып узарга кирәктер: авылыбызда яңадан-яңа бер үзгәрешне; читтән килгән яшь имам-хатыйб Рамазан хәзрәт белән дә танышу булды. Аның матур, моңлы тавыш белән башлап тәкъбир әйтеп торуы күңелләрне нечкәртте. Без аңа авылым, мәчет тормышында ихлас булуын телибез. Мәчетне элекке хәленә китерү эшләре әле дәвам итә. Аңлаган кешеләр күптер, исәпсез-хисапсыз эшләр башкарылып яталар монда.
Көннәр узган саен, матур үзгәрешләр, яңалыклар барлыкка килә авылымда. Билгеле бу зур, матур күренешләрне барлыкка китерүдә башлап йөрүче Ленин исемендәге хуҗалык белән җитәкчелек итүче Илгиз Хәйруллиның өлеше зур. Булдыклы, тырыш, тынгысыз кеше Илгиз. Ә безгә алдагы көннәребездә шушы таш мәчетнең имамы Гаптелнасыйр хәзрәтнең нәселен – имамнар токымын төгәлләгән Борханетдин хәзрәтләргә, Ибраһим Борнаевка догалар кылып, шушы мәчеттә гамәл-гыйбәдәтләр кылырга насыйп булса иде. Әмин.
Әдһәм Гайнуллин,
Бәрәскә авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев