Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Имам-мөхтәсиб белән онлайн очрашу

Районның мәдәният бүлеге, “Әтнә таңы” катнашында, имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт белән видеоәңгәмә уздырды.

Инстаграмм челтәрендә турыдан-туры эфирда бер сәгатькә якын барган тапшыру барышында, рамазан ае, Уразага керү, аның фазыйләтләре турында сөйләштеләр.

Халык бик яратып кабул итте бу очрашуны. Һәрхәлдә, соңыннан инстаграмм челтәренә килгән сораулар күплегенә караганда, нык кызыксыну уяткан ул. Сүз уңаеннан, Ураза белән бәйле сорауларга җавапны газетабызның якында дөнья күрәчәк санында да таба аласыз. Наил хәзрәтнең аерым фикерләрен ассызыклау дөрес булыр.

 

“Ураза – Ислам динендәге 5 фарызның берсе”...

“Уразаның 3 фарызы бар: ниятләү, ашау-эчүдән тыелу, якынлык кылудан тыелу”...

“Уразаның сөннәтләре: 1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау; 2) ураза тотып, нәфесне гөнаһлы эшләрдән тыюны ният кылу; 3) кәсептән бушаган вакытларда дини китаплар уку; 4) кояш баегач, ахшам намазын укыганчы авыз ачу”...

Киләчәктә кем белән очрашырга теләр идегез, хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев