Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Имамнар шулай хәл иттеләр

Атна башында Олы Әтнә мәчетендә авыл имамнарының чираттагы утырышы узды.

Очрашу Илшат хәзрәтнең моңлы итеп изге Коръән аять-сүрәләре укуы һәм Габделфәрит хәзрәтнең багышлавы белән ачылды.
“Зур үзгәрешләр чорында яшибез. Шул сәбәпле мәчеткә килүчеләрнең барысының да маскалары булсын! Ә инде үзен начар хис итүчеләр, авырыйм дип шикләнүчеләр бөтенләй килеп тормасалар кулайрак булыр”, – дип башлады сүзен районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев.
Бу уңайдан һәр мәчеттә антисептиклар булырга тиешлек тә ассызыкланды. Мөһим мәсьәлә – янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше буенча да фикер алыштылар. Һәр мәчеттә янгын куркынычсызлыгы буенча “щит”, ә анда чиләк, багор, балта, көрәк, янәшәдә – ком һәм төзек янгын сүндергеч булырга тиеш. Шул ук вакытта электр чыбык­ларын һәрдаим тикшереп тору кирәк. Боларны газетага язу нигә кирәк диярсез. Эш шунда, боларны мәчет имамы гына түгел, мәчеткә йөрүче мөселман кардәшләр барысы да күз уңында тотарга тиеш. Боларны хәл итүдә, бәхәссез, авыл җирлекләре ярдәм итәргә тиеш!
Узган Гошер нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Гадәттә, кайбер кеше аны үзенчәлекле салым буларак кабул итә. Һич тә алай уйлап гөнаһлы була күрмәгез.
Фитр сәдакасының бер өлеше саналган гошер нисбәтеннән район мәчетләре 40 тонна бәрәңге генә җыеп тапшырган.
Ә гошер тапшырган кеше үз малын пакъли санала – шуны онытмыйк.
Тиздән мәчетләрдә укулар башлана. Дөресрәге, башлангыч дини белем бирүгә корылган сабак дияргә кирәк. Боларда теләсә-кем һәм ниндидер шик­ле уку әсбаплары буенча гыйлем бирергә тиеш түгел, дип билгеләделәр. Ягъни, бу укулар Татарстан Диния нәзарәте билгеләгәнчә башкарылырга тиеш. Дәреслекләр дә шул нигездә генә була. “Ә төп нигезе – «Ислам дине нигезләре», – диделәр.
Шунда ук алда торган дини укулар буенча да фикер алыштылар. Монысы турыдан-туры имамнарның үзләренә кагыла. 6-16 ноябрь көннәрне Казанга барып, белемнәрне күтәреп кайтырга кирәк булачак.
Гадәттә, һәр җыелышның иң күңелле өлеше ахырдан була. Бу юлы да төрле сораулар буенча фикер алышу, тәкъдимнәр булды. Әйтик, аларның иң кызыгы, шул ук вакытта мөһиме – зират чистарту белән бәйле. Үзегез дә күрәсез, язын балта белән бер ботак чабып китсәң, көзгә шул турыдан икешәр метр­лы 5-6 ботак үсеп чыга. Кайбер мәхәлләләрдә моны, барыбер дә уңай хәл итәләр. Әйтик, Кече Әтнә зиратын күреп, күз тимәсен, сокланмаган кеше юктыр. Ничек шулай яхшы хәлдә тота бу авыл халкы үз зиратын? Авыл имамы Әнәс хәзрәт аңлатмасын тыңлап, хәйран калдык. Менә аның сүзләре.
Бер фикер
Зиратны җәй әйләнәсендә, кимендә, 3 тапкыр чабарга кирәк. Без бер чыкканда ике көн дәвамында чабабыз, өлгермәсәк, киләсе атнага да кала; зиратта 18-19 “бензокоса” гына эшли...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев