Әтнә таңы

Иманлы яшь буын үсә

Олы Әтнәнең “Әхәт” мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе узды.

Биредә Күңгәр, Ташчишмә, Кече Әтнә мәхәлләсеннән килгән балаларның активлыгын билгеләргә кирәк. Шушы авыл муллалары яшь буынны дингә тарту өлкәсендә нык тырышалар. Бәйгене имам-мөхтәсиб җитәкчелегендәге жюри бәяләде. “Намаз уку рәвеше, аны дөрес итеп башкару – иң мөһимнәре һәм балалар булдыралар. Моннан тыш, һәрберсенә дә өстәмә сорауларга җавап тотарга туры килде. Кимчелекләр бар, әлбәттә, тик гомумән алсак, дини, иманлы яшь буын үсеп килә”, – диделәр. Шушы квартал ахырларында балалар тагын бер тапкыр мәчеткә җыелыр, гарәпчә белү дәрәҗәсе буенча җавап тотарлар дип планлаштырылды.

Реклама

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: