Ислам буенча никахта мәһәргә нәрсә сорасаң яхшырак?
Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.
– Безнең көннәрдә күп кенә гаиләләр һәм яшьләр мәһәр турында берни дә белми, шуңа күрә никахлашуны мәһәрнең санын һәм төрен әйтмичә башкара. Мәһәрне түләү – фард (тиеш), чөнки Аллаһ: «Хатын-кызларга бирнәләрен ихлас күңелдән тапшырыгыз. Әгәр алар үз теләкләре белән аның бер өлешен сезгә бирсә, аны саулыкка һәм яхшылыкка кулланыгыз», – дип боера (Ән-нисә сүрәсе, 4/4). Мәһәр итеп файдаланырга яки сатарга мөмкин булган, тыелмаган теләсә нинди әйбер: мөлкәт, хатын-кыз үз ихтыяҗларына сарыф итәрлек акча, йорт, җир кишәрлеге, автомашина һ.б. бүләк итәргә рөхсәт ителә. Мәһәрне чикләнмәгән күләмдә түләргә мөмкин. Ләкин аның иң аз микъдары – 10 дирһәмгә яки аның эквивалентына тигез. Безнең көннәрдә ул 30 грамм көмеш. Пәйгамбәр (с.г.в.) заманында 10 дирһәмгә ике сарык сатып алырга мөмкин булган. Шуңа күрә, мәһәрне исәпләгәндә, иң яхшысы шуннан чыгып эш итү. Шулай ук, мәһәр турында сөйләшкәндә кияүнең финанс хәлен исәпкә алырга кирәк, бу асылда никахлашучыларның тигезлеген билгеләү булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев