Изгелек җирдә ятмый
Җомга мөбарәк булсын.
Бу намазлыкны миңа моннан егерме ел элек бер юрист бүләк иткән иде.
Ул чорда "ВТ"да юрист штаты бар иде, коллегалар шыпырт кына юрист Туктаровка киңәшкә кереп йөри башлады, бервакыт мин дә тәвәккәлләдем.
Ул бүлдермичә тыңлап торды да, мин сезгә ярдәм итә алмыйм, диде, сәбәпләрен дә аңлатты. Рәхмәтемне әйтеп чыгарга җыенганда:
- Ялгызың ике бала белән ничек яшәргә җыенасың? - дип сорап куйды.
- Аллаһ ташламас әле, менә намазга бастым, - дидем.
Шуннан ул яктырып киткәндәй булды, шкафыннан күз явын алырдай матур намазлык алып, миңа сузды:
- Бу сине көтеп торган икән, дусларым Мәккәдән алып кайтканнар иде, мин үзем намазга басарга әзер түгел әле, - диде.
Мәккә тикле Мәккәдән кайткан мондый затлы бүләкне беренче мәртәбә кабул итүем, нык каушадым, рәхмәтемне дә көчкә оештырып әйттем бугай.
Шулай да ул чакта бу намазлык минем өчен бер күңел юанычы гына булгандыр дип уйлыйм, чөнки башка ярдәмгә өметләнеп кергән идем бит.
Менә хәзер, еллар узгач, бу бүләкнең бәһасен, мәгънәсен һәм кадерен мин бик яхшы аңлыйм.
Егерме ел буена кая гына барсам да, фатирдан-фатирга күчкәндә дә, ул минем белән бергә булды.
Егерме ел буе кайгы-шатлыклардан түгелгән күпме күз яшьләремне шушы намазлык үзенә сеңдерде!
Егерме ел буе компас төсле ул миңа кыйбла ягын күрсәтеп тора!
Егерме ел буе Раббым каршында Аңа ялварып басып торган аяк эзләремне саклый!
Шулкадәр кадерле, яңасына алыштырасым да килми хәтта, юам да кире җәям.
Еш кына юрист әфәндене дә рәхмәт хисләре белән искә алам, шушы намазлыкта утырган килеш, аның өчен дә дога кылып куям:
- Раббым аңа сәламәтлек бирсен, эшләре уң булсын, Аллаһның рәхмәтенә ирешсен!
Җомга мөбарәк булсын, милләттәшләр-кардәшләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев