Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Кадер кичәсе кайчан булачак?

Кайбер галимнәр аны Рамазанның 21 нче төне, икенчеләре – 23 нче төне, өченчеләре – 25 нче, ә күпчелек галимнәр – ул 27 нче төн диләр.


Пәйгамбәребез : “Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун төненең так төннәрендә эзләгез”, – дигән.
Рамазан аеның соңгы ун төне башка төннәрдән - кадерле вә әҗерле, фазыйләтле Кадер кичәсе булуы белән аерылып тора да.

Аллаһы Тәгалә: «Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк», – ди. Мең ай ул 83 елдан да артык бит, кардәшләрем! Әлеге кичәдә 83 елдан да күбрәк гыйбадәт кылдың дип әҗер бирелә, бу шатлык түгелмени?

Кадер төне тынычлык, иминлек кичәседер. Җир йөзенә килгән фәрештәләр иминлек,тынычлык белән киләләр. Алар күбрәк гыйбадәт кылучылар белән бергә булырлар, ди. Ул кичәдә шайтан да үзенең мәкерлеген кыла алмас.

Гайшә анабыз Пәйгамбәребездән  сорады: «Йә Рәсүлебез, әгәр мин Кадер кичәсенә ирешсәм, миңа ничек дога кылырга?” – диде. Рәсүлебез  әйтте:

«Аллаһуммә иннәкә гәфу-ун түхиббул гәфуә фәгьфу гәнни.

(Йә Аллаһ, Дөреслектә Син гафу итүче, Гафу итүне сөясең – минем гөнаһларымны гафу ит), – дип дога кыл», диде.

Кадер төненең үзенә генә хас булган галәмәтләре бар. Ул башка төннәрдән аермалы буларак яктырак, нурлырак булыр. Кадер төне бик тыныч, җилсез, матур, имин кичәдер. Ул төнне артык эссе, йә артык салкын да булмас.

Җирлектәге табигать күрсәткечләренең уртачасы булыр. Кадер кичәсендә йолдызлар да атылмас. Кадер кичәсеннән соң килгән көннең кояшы артык якты булмас, чөнки ул көнне шайтанга кояш белән бергә торырга мөмкин булмас.

Йә Раббым, безнең Пәйгамбәребез зур тырышлыклар куйган кичәләрдә безгә дә уяу торып, заяга уздырмыйча, Кадер кичәләренә гафил булмыйча, Раббыбыздан безгә бирелгән әлеге форсатлардан файдаланып, Үзеңнең рәхмәтеңә ирешергә насыйп итсәң иде.

Чыганак: https://www.instagram.com/p/COctsqRq5xB/?utm_source=ig_web_copy_link
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев