Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң салынган иң беренче мәчеткә ярымай куелды

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылындагы мәчет Екатерина II указы буенча 1769 елда салынган.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылындагы Казан ханлыгы яулап алынганнан соң салынган иң беренче мәчеткә ярымай куелды.

Тарихи мәчеткә ярымай кую тантанасы ТР Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил Сәмигуллин тарафыннан әйтелгән Коръән белән башланды.

«Бүген, Гарәфә көнендә, мәчеткә ярымай куелу икеләтә зур бәйрәм. Шәригать буенча мәчет кыямәт көненә кадәр мәчет булып калырга тиеш. Кызганыч, ул ничә еллар буе мәдәният сарае булды, ә хәзер торгызыла. Мәчет сентябрь–октябрь аенда ачылачак. Ул Екатерина II указы буенча төзелгән мәчетләрнең берсе. Республикада төзекләндерелмәгән тагын ике тарихи мәчет бар: Казандагы Ак мәчет һәм Кукмара районындагы мәчет», — ди Камил Сәмигуллин. Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/religion/30-07-2020/kazan-hanlygy-yaulap-alyngannan-so-salyngan-i-berenche-m-chetk-yarymay-kueldy-5760296

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев