Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Күңгәр мәчетенең никахлар залы да булачак

Мәчеткә өстәп төзелүче әлеге янкорманың гомуми мәйданы 50 квадрат метр чамасы тәшкил итә.

– Ифтар мәҗлесләрен, төрле дини мәҗлесләрне һәм чараларны уздыру, шулай ук Коръән укырга өйрәтү өчен аерым зал – янкорма булачак ул, – диде авыл имамы Рубис хәзрәт.
Хәйран зур булачак икән. Монда әле тәхәрәт алу өчен дә аерым бүлмә урнашачак. Тагын бер мөһим әйбер – бу янкорманың идәне дә җылы булачак, биредә «теп­лый пол» уздырырга ниятлиләр. Авыл халкы бу залны гына түгел, гомумән, Күңгәр мәчетен тиз арада үз итәр, мөгаен. Яшьләрнең динебезгә таба тагын бер адым ясавы өчен төп шартларның берсе дә булыр ул, дип ышанасы килә.
Төзелеш белән Рубис хәзрәт үзе җитәкчелек итә. Шушындый икътисади авыр заманда зур төзелеш башларга ничек батырчылык иткән ул?
– Химаячеләр ярдәме белән төзибез. Ярдәм итәргә теләүчеләре – үзебезнең авылдан чыккан ир-егетләр, – ди ул елмаеп.
Төзүчеләрне күреп, алар белән дә әңгәмә корырга өлгердек. Килүгә үк, иң беренче эш итеп эшләргә рөхсәт язуын күрсәтергә ашыктылар. Кыскасы, барысы да закон нигезендә башкарыла. Төзүчеләр – үзебезнең районныкылар. Әйтүләренчә, инде 2 атна чамасы эшләгәннәр. Күңгәр халкына бик рәхмәтле алар.
– Авыл җирлеге башлыгы да, күмәк хуҗалык җитәкчесе дә эш барышы белән һәрдаим кызыксынып торалар. Авыл халкы да “Булышам” дип кенә тора. Ярдәм кирәк булса, шундук килеп җитәләр, – диләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев