Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Хаҗәт белән духа намазларын ничек укырга?

Нәфел буларак укыла торган хаҗәт белән духа намазлары турында язмассызмы икән? Алар кайсы вакытта һәм ничек итеп укыла?

«Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев:
- Хаҗәт намазын Аллаһы Тәгаләдән бер теләгеңне тормышка ашыруны сорап, ястү намазыннан соң ике яки дүрт рәкәгать итеп укыйсың. Беренче рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң өч мәртәбә «Аятел Көрси», калган рәкәгатьләрдә «Фатиха»дан соң берәр мәртәбә «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре укыла. Намаз беткәннән соң, әлхәмдүлилләһи раббил-галәмин дип Аллаһка хәмде-сәнә әйтелер, Пәйгамбәргә (с.г.с.) салават-сәлам китерелер, аннан соң түбәндәге дога укылыр: «Ләә иләәһә илләәллааһүл-хәлиимүл-кәриим. Сүбхәәнәллааһи раббил-гаршил-газыйим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин.Әс-әлүкә мүҗибәәти рахмәтикә вә газәә-имә мәгъфиратикә үәл-ганиимәтә миң күлли биррин, үәс-сәләәмәтә миң күлли исмин ләә тәдагъ лии зәмбә. Илләә гафәртәһүү, үә ләә һәммән илләә фәрраҗтәһүү үә ләә хаҗәтән һийә ләкә ридан илләә кадайтәһәә йәә әрхәмәр-раахимиин». (Хәлим вә Кәрим булган Аллаһыдан башка илаһ юктыр. Бөек тәхетнең иясе Раббыма тәсбих әйтәмен. Мактау - галәмнәрнең Раббысы Аллаһыгадыр. Әй, Раббым! Рәхмәтеңне һәм мәгърифәтеңне кирәкле кылган һәр саваптан насыйп булуын һәм һәр гөнаһтан иминлек телимен. Кичерелмәгән гөнаһ, коткарылмаган кайгы, канәгатьләндерелмәгән ихтыяҗымны калдырган. Ризалыгыңа туры килгән ихтыяҗларымны кабул ит. Әй, мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе булган Аллаһым!) Духа намазы кояш офыктан сөңге озынлыгы күтәрелгәннән, ягъни 30-40 минут үткәннән башлап өйләгә аз гына вакыт калганчы укыла. Иң азы - ике рәкәгать, иң күбе - унике рәкәгать укыла. Ният кылына - духа намазын укыйм дип. Ул бик саваплы намаз санала. Аны Пәйгамбәребез (с.г.с.) Әбү Хурайрага васыять иткән. Ул аңа өч әйберне калдырган: аена өч көн ураза тотуны, духа намазын укуны һәм йокларга ятканчы, витр намазын укуны, ди.

Чыганак: https://vk.com/doga_islam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев