Корбан итен сатарга ярыймы?
Татарстан Диния нәзарәте сайтында корбан чалуның төп кагыйдәләре чыкты.
- корбан итен сатарга яки аны түләү сыйфатында кулланырга ярамый;
- җәмгыять өчен корбанның файдасы күбрәк булсын өчен тырышырга, шуңа күрә: әгәр хайванның тиресен һәм эчен куллану мөмкинлеге булса, аны ташлау хупланмый (кулланылмаган очракта күмеп куярга мөмкин);
- әгәр сөякләре файдаланылган булса, аларны этләргә бирүдән тыю юк;
- корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев