Коръән дөньяга карашымны үзгәртте?
Кайчандыр Коръән укырга өйрәнеп булыр дип күз алдына да китерә алмый идем.
Зөфәр ГАЛИЕВ, Ташчишмә авылы
Дөнья мәшәкатьләреннән арынып булмый, гел нидер җитми: әле машина, әле фатир... Фатир булса, җиһазлары кирәк. Инде булды дигәндә балалар үсеп җиткән, аларны башлы-күзле итәсе һәм башкалар.
Егерме ел элек авылга кире кайткач, проблемалар бетте дип уйлыйсызмы? Юк инде, билгеле. Авылның үз мәшәкатьләре җибәрми.
Көннәрнең берсендә һич уйламаган җирдән җыенып мәчеткә киттем. Бер дога, бер аять белмим икән бит. Шундый оят булып китте. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән үзлегемнән гарәп хәрефләре өйрәнә башладым. Атна буе өйрәнгәннәрем бер көн кабатламасам онытылып бетә иде. Авылыбызның имамы олы яшьтә булганлыктан, аның урынына белем күтәрү курсларына барырга тәкъдим килде. Шул курста Галимҗан хәзрәттән өстәмә дәресләр алдым. 8-10 көн эчендә гарәпчә сүзләрне акрын гына укый башладым. Менә шул этәргеч булгандыр инде, Коръәнне тулысынча укып чыгу насыйп булды. Аллаһка шөкер, көн саен берничә бит укып торам. Коръән укып, соңыннан әтием, әбиләрем, бабайларым, туганнарым рухына дога кыла алуыма ничек сөенгәнемне белсәгез?!
Коръән аятьләрен укыган саен дөньяның барлыкка килүенә, төзелешенә, кешелек тормышына карашларым үзгәрә барды. Коръән кешенең аңына, иң әүвәл, бер Аллаһны гына тану мөмкинлеген ирештерә, төрле теләкләр һәм ялган ләззәтләр коллыгыннан азат итә. Без еш кына бәрәкәт эзлибез, чирләребезгә дәва эзлибез, ә бит Коръән уку – барлык чирләрне дәвалау һәм мул тормыш чыганагы, диелә Изге Китап аятьләрендә. Мөселман кеше бертуктаусыз Коръән-кәрим чишмәсеннән сугарылып тора. Коръән аятьләре аның йөрәгенә үтеп кереп, күңеленә иман һәм тынычлык иңдерә. Корънне өйрәнүемнең максаты – аның мәгънәсенә төшенеп, бүтәннәргә җиткерү. Авылдашларыма гарәп алфабиты өйрәтәсем килә иде, Аллаһка шөкер, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык мәдрәсәсендә уку насыйп булды. Андагы остазлар барлык сорауларыбызга да тулы иттереп җавап бирәләр. Көн саен, дәресләрдән соң, кызыклы шәхесләр белән очрашулар булып тора. Камил хәзрәт Сәмигуллин, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин бездә еш булалар. Ректорыбыз Ильяс хәзрәт Җиһаншин үзе бер уникаль шәхес дияр идем. Аның оештыру сәләтенә исебез китә. Быел мәдрәсәнең яңартылган бинасында белем алдык. Бу бинаны төзеп, аякка бастырыр өчен күпме хезмәт кергәнен Аллаһы Тәгалә белән Ильяс хәзрәт кенә беләдер.
Коръәнгә өйрәнү аны аш мәҗлесләрендә бәлеш ашап, сәдака бәрабәренә укып йөрү өчен генә булырга тиеш түгел. Сөннәткә ябышу да, үзенә ошамаган хәдисләрне кире кагып, үзенә ошаганнарны гына дәлил итеп куллану түгел. Бәлки Коръән һәм Сөннәткә тотыну аларның һәрбер сүзен башка кешеләр сүзеннән югары тотып, мөмкин кадәр шулар белән гамәл кылудыр.
Кызганычка каршы, күп кенә авылдашларымның өендә Коръән юк, икенчеләрендә ул булса да укылмый – Коръән киштәсендә тузан. Олы гына абзыйларның да миңа әле вакыты килеп җитмәгән, яки намаз укырга өйрәнеп булмый диючеләре бар. Менә шуларны истә тотып, узган елның җәй көннәрендә, мәчетебез каршында гарәп графикасын өйрәтү курслары оештырып карадым. Баштарак Әлифба белән чикләнергә уйласам да, халыкта кызыксыну бар икәнен күрдем. Намаз уку тәртибе, тәһарәт алу һәм башка темаларга бергәләп җавап эзлибез. Хәзерге көндә матур гына итеп Корънне укый башлаучыларыбыз бар. Укучы балаларыбыз Коръән сүрәләрен өйрәнеп, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Олыларга ихтирам, хәрамнан саклану, ялган сөйләргә ярамау, Аллаһы Тәгаләне тану, ярату алар өчен ят хис түгел. Кыскача әйтсәң, анда эшләнәсе эшләр байтак булып чыкты, Аллаһы Тәгалә ярдәменә өмет итәм. Әмин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев