Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Коронавирус чигенә: мәчетләр ачыла башлады

Авыручылар саны кимү фонында чикләү чаралары йомшартылу, озакка сузылган карантиннан соң мәчетләргә керү мөмкинлеге бирде.

Коронавирус белән авыручылар саны кимү фонында чикләү чаралары йомшартылу ислам дәүләтләрендә озакка сузылган карантиннан соң мәчетләргә керү мөмкинлеге бирде. Бу хакта ИНТЕРФАКС хәбәр итә.

Төркия мәчетләрендә ике ай ярым эчендә беренче тапкыр җомга намазы укылды, дип хәбәр итә Анатолийның яңалыклар агентлыгы. Коллектив догалар тиешле санитар чараларны үтәп башкарылды: намаз укыр алдыннан бина дезинфекцияләнде, ә дин тотучылар дистанцияне үтәргә тиеш иде.

Узган якшәмбедә Иерусалимда әһәмияте буенча өченче торган Әл-Акса мәчете ачылды. COVID-19 пандемиясе сәбәпле, ул 70 көн дәвамында ябык булды.

Иртәнге намазда җиде йөзгә якын мөселман катнашты. Аларга битлек, үз намазлыкларын куллану һәм социаль дистанцияне саклау күрсәтмәсе бирелде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/religion/01-06-2020/islam-ill-rend-m-chetl-r-achyla-bashlady-5746824

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев