Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Безгә нәрсә кирәген, кайсы хәерле буласын бер Аллаһы Тәгалә генә белә»

Балтач районының баш мөхтәсибе, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазьләрен күпләр яратып тыңлый һәм укый. Аның ягымлы тавышы, җиңеллек белән динне аңлатуы, тормыш-көнкүрештәге рухи-әхлакый мәсьәләләр турында сөйләве күңелне әсир итә.

Җәлил хәзрәт Фазлыев — дистәләгән китап авторы да. Мәрхүм әбием соңгы көннәренә кадәр яшел тышлы «Җәлил хәзрәт дәресләре» китабын кулыннан төшермәде, соңгы юлга күңелен чистартып китәргә тырышты.
 «Мактауның сүккәнгә караганда зыяны күбрәк булуы бар»

Җәлил хәзрәт, аның гаиләсе белән шәхсән танышу мөмкинлеген, өенә кунакка баруны аеруча сөенеп кабул иттем. Балтач районы Бөрбаш авылына килеп керүгә, иң беренче күзгә ташланганы — урамнарда асфальт юллар, төзек йортлар һәм шактый зур таш мәчет. Һәркемнең капкасы ачык торуы аерым кызыксыну уятты. Бөрбаш авылында элек-электән иртәдән кичкә кадәр өендә булган кешенең капкасы ачык торырга тиеш икән. Тавык-чебеш урамга чыгып китмәсен өчен ишеккә тәбәнәк кенә өстәмә рәшәткә җайлаган кешеләр дә бар. Бу — авыл халкының кунакчыллыгын күрсәтүче матур традиция.

Ачык ишектән ишегалдына килеп керүгә, каршыга Җәлил хәзрәт үзе чыкты. Ишегалды бакчасында эшләп йөрүе булган икән. Өйгә узганчы: «Язасы материалда артыгын мактама», — дип кисәтеп куйды. «Мактауның сүккәнгә караганда зыяны күбрәк булуы бар», — диде өй хуҗасы. Әлеге мәкаләне кешегә дан җырлау дип түгел, арабызда яшәүче кызыклы шәхесләрнең берсе тормышына әз генә күзәтү һәм дөньяга карашы белән уртаклашу дип кабул итегез.


«Кеше дингә әкренләп килергә тиеш»

Кече киленегезнең Инстаграм бите аша 50 меңнән артык кеше бакчаларыгызны, өйдәге тормышыгызны күзәтеп тора. «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» әйтеме Сезгә гомумән туры килми. Хезмәт тәрбиясенә ничек карыйсыз?

Без балаларны эшләтеп үстердек инде, хәзер әллә ни эш юк. Элекке заманда мал-туары да күп, бакчасы да зур иде. Хәзер печән чапмыйбыз, су китермибез, бәрәңгене дә әз генә утыртабыз, тормышны җайлыга көйләдек.

Барыбер хезмәт булырга тиеш инде. Быел Зәйнәп онык суган утыртканда орлыгын төртеп барды. «Менә монысы минеке, менә ул тишелде, хәзер үсә», — дип кайгыртып тора. Кибеттә, әлбәттә, барысы да бар. Бала эштә үзе катнашкач, ризыкның каян килгәнен белә.

Әни мине урманга җиләккә башта күтәреп барган, бераз үскәч җитәкләп алып барган. Без дә оныкларны җиләккә йөртәбез. Шулай булмаса, авылны, табигатьне ярата торган балалар үсми бит.

Быел күп итеп зелпе җыеп эшкәрттек, Иван чәй ясыйбыз. Җиләккә дә, гөмбәгә дә йөрибез. Урманга кар эрегәннән алып кар яуганчы йөрибез инде. Узган ел Иван чәйләр әзерләргә вакыт булмады. Быел коронавирус дип өйдән чыгарга ярамагач, буш вакыт күбрәк.

Авыл мәчетенә кеше күп йөриме?

Гадәти намазда кеше әллә ни күп булмый инде. Җомгада 80гә җитәбез, тәравих намазына 120ләп кеше җыела. Каникул, бәйрәм вакытларында җомга намазына да күп җыелалар, чөнки ураза тотучы, намаз укучы яшьләр күп. Эш көннәрендә аларның кайсы Балтачка эшкә йөри, кайсы Казанда укый. Борбашта кеше яши торган 231 хуҗалык бар. 1993 елдан бирле мәчеттә биш вакыт намазны өзмибез.

Кызым икенче сыйныфта укый. Яулыклы сыйныфташлары кызыма: «Яулык бөркәнмәгәч, мөселман булмыйсың», — дип әйтәләр. Балага нәрсә дип аңлатырга?

Балигъ булгач, кыз бала яулык ябарга тиеш. Кечкенә оныгыбыз беренчедә укый, без аңа әлегә яулык ябуны мәҗбүри куймадык. Әкрен генә ияләнә башлар инде. Олысы унбер яшьтә, намазын да укый, яулыгын да бөркәнә, быел уразасын да тотты.

Элек биология дәресендә тәҗрибә ясаталар иде: баканы 80 градуска җиткән суга атсаң, ул үлә; баканы салкын суга салып лампа белән җылытсаң, температурасы 80 градустан артып киткәч тә, бака йөзеп йөри. Шуңа күрә кеше дингә әкренләп килергә тиеш, дим.

«Мөселманнар арасында да аерылышулар күп»

Бер интервьюда Сез: «Дини низагларны чишәбез, ләкин мәҗбүриләп үтәтә алмыйбыз», — дип әйткән идегез. Хәзер дә шул проблема бармы?

Англиядә дә казыйлар чыгарган карарны хөкүмәт кабул итә икән. Элек Россия империясендә дә казыйлар төбәктәге мәсьәләләрне, үлем җәзасы булмаганда, хәл иткәннәр.

Без медиациягә (досудебное урегулирование) укыган идек. Казыйлар барысы да диплом алдылар. «Медиаторлар союзы”на кереп, кайбер мәсьәләләрне хәл итеп булачак, ләкин аннары без хөкүмәт каршында юридик зат булып торырга тиеш булабыз. Эшебез өчен акча таләп итмәсәк тә, хөкүмәт каршында без эшмәкәрлек белән шөгыльләнә торган кеше булып теркәләбез. Шуңа аптырашта калдык әле.

Күбрәк нинди мәсьәлә белән киләләр соң?

Гаилә, мирас, эшмәкәрлек мәсьәләләрен хәл итәбез. Иң күбе аерылышу өчен киләләр. Кызганыч, мөселманнар арасында да аерылышулар күп.

Эшмәкәрләр нәрсәдер бүлешә алмасалар, низагны шәригать законнарына таянып хәл итик дип киләләр. Без җентекләп тикшерәбез, кайберләре белән дүртәр тапкыр очрашабыз. Мәсәлән, берсендә җиңелгән як башта түләүне кичектереп торыгыз дип сорады, аннары үзенең бурычыннан баш тартты. Без аны ничек мәҗбүрилик?

Мирас бүлү буенча да бер мисал китерәм. Берәү үлгәндә малымны шәригать кушканча бүлегез дип васыять әйтеп калдыра. Казый тарафыннан мал бүленә: кыз балага бер өлеш, ир балага ике өлеш. Ике улына кырыгар процент, кызына егерме процент тия. Кыз моның белән ризалашмыйча судка бирә, мирасның өчтән бер өлешен үзенә ала. Безнең карар шулай итеп юкка чыга. Нишләтәсең?

Дагыстан казыйлары белән сөйләшкән булды. Анда эшмәкәрләр кыямәт көненнән куркып, иң беренче чиратта, казыйның хөкемен үтәргә тырышалар.

Килүчеләр күпме соң?

Күп инде. Республикада тугыз казыят төзегәч, хәзер эш җайланды. Гаиләне саклау буенча комиссияләр дә төзедек. Һәр казыят берничә районда эш алып бара. Мәсәлән, төньякныкына Балтач, Әтнә, Арча, Саба, Кукмара, Теләче районнары керә. Монда Исмәгыйль хәзрәт эшли.


 Бөрбашта һәр изге эш Җәлил хәзрәтнең хәер-фатихасыннан башлана
 

Өйдә сөйләшеп утырган вакытта Җәлил хәзрәт янына авылның Айрат исемле эшмәкәре килде. Ул Сәрдегән авылында чишмә төзәтүне оештырып йөри икән. Җәлил хәзрәтнең мондый эштә тәҗрибәсе зур булгач, киңәш сорарга килгән. Ул безне машинасына утыртып, чишмәгә алып китте. Бөрбаш авылында 8 чишмә яңартылган. Юлда барганда, аларын да күрдем. Чынлыкта, аларның исемнәре генә чишмә икән, җисемнәре белән балалар мәйданчыклары, чәчәк түтәлләре булган ял итү урыннарына охшаганнар. Сәрдегән авылында бер мәйданчыктан дүрт чишмә аккан шактый зур урын сазлык хәлендә булган. Су юлларын көйләп җибәргәч, сазлык чын мәгънәсендә ял итү паркына әйләнгән. Шунда ук намаз уку бүлмәсе дә төзеп маташалар.

Мин Бөрбашта һәр изге эш — авылны төзекләндерү, чишмә яңарту, күпер салу Җәлил хәзрәтнең хәер-фатихасыннан башлана дигән фикергә килдем.

Кире өйгә кайткач, хуҗа бакчаларын күрсәтеп чыкты. Җиләк-җимеш, яшелчә, агач бакчаларын күргәч, хәйран калдым. 65 сутый мәйданны тәртиптә тотып кара әле! Суган, кәбестә өзәрлек инде, шалкан белән кишер дә ашарлык булып үскән. Алмагачлар, чияләр, грушалар янында чикләвек һәм кара бөрлегән куакларына кадәр үсә. Һәр агачның төбе вак чәчәкләр белән әйләндереп алынган. Искиткеч матур. Җир җиләкләренең төре санап бетергесез. Бакчада чәчәкләр бигрәк тә күп, Җәлил хәзрәт аеруча роза ярата икән.

«Хатын-кыз эшләмәсә, әшәкеләнә»

 Әңгәмә өйдә өстәл артында дәвам итте.

«Бакча хуҗасы мин, мал-туарныкы — хатын. Гөлфәнияне (хатына күрсәтеп) алып кайтканга да киләсе елда 40 ел була инде. Олы улыбызга — 38, кечесенә 37 яшь, кызыбыз бераз яшьрәк», — дип таныштырды Җәлил хәзрәт.

Хатын-кызның гаиләдә роле нинди? Хөкүмәттә эшләргә тиешме, өйдә торыргамы?

Ничек эшләмәскә тиеш инде? Эшләмәсә, әшәкеләнә ич ул. (Гөлфәния апа, сүзгә кушылып, балалар бакчасында 35 ел эшләгәнен әйтте).

Шәригать буенча хатын-кыз үзен гаиләгә багышларга, ә матди якны ир-ат кайгыртырга тиеш. Гаиләгә багышлагач, өйдә 9-10 бала булырга тиеш. Бездә алай булып чыкмый бит инде.

Хәзер өйдә дә әллә ни эш юк, хөкүмәттә дә эшләмәсә, хатын-кыз нишләргә тиеш инде? Эше булмагач, я тилерә, я аерыла ул. Өйдә тавыш эш күп булудан чыкмый, эш юктан чыга. Берәү: «7-8 сыерым бар. Хатын тавышлана башласа, тагын берне алам дип кисәтәм дә тавыш бетә», — дип язган.

100 баштан артык кош-корт, куяннар, җиде эре мөгезле терлек, сарыклар, 1000-1200 чиләк бәрәңге үстерелеп алына иде. Аңа өстәп, колхоз чөгендерен дә эшкәртәсе, җиләген дә җыясы, печәнен дә кулдан чабасы иде. Кич белән кереп йоклыйсы гына килә иде. Талашырга ничек вакыт калсын?

Аерылышабыз дип килгән парларның гаиләләрен саклап калганыгыз бармы?

Төрлесе бар инде. Аерылышканнары да, дуслашканнары да, аннары рәхмәт укыганнары да күп.

Нинди сүзләр табасыз соң?

Һәркемгә аерым алым табасың инде. Юк кына сәбәпләр аркасында аерылышуга барып җитәләр. Берәү хатын санламый ди, үзе икенчесен алырга йөри. «Санламый торган ике хатын кирәкмени сиңа?» — дидем.

«Ирем гаиләне җитәрлек тәэмин итми», — дип талак сорап килүче дә булды. Әле әзме-күпме акча алып кайта, талак алгач, бер тиен дә керми дигән сүз бит инде. «Картлык көнегезне уйлыйсызмы?» — дим инде. Гаилә таркатып, кемнең бәхетле булганы бар?

Сократ шәкертләренә шундый сорау биргән: янгын чыккан өйдә бала һәм хатын калганнар. Ир бер генә кешене алып чыга ала. Кемне чыгарырга тиеш дип сорагач, барысы да бала дип кычкырганнар. Сократ хатын дигән. Моңа бөтен кеше ризасызлык белдергән. «Балабыз харап булды дип хатын белән утырып елыйбыз да, яңадан бала алып кайтабыз. Баланы алып чыксам, беренчедән, әни үлде дип бала гомере буе хәсрәтләнәчәк. Икенчедән, үсеп җиткәнче үги ана кулында тәрбияләнәчәк. Өченчедән, яңа хатын нинди була әле?» — дигән.

Берәү эшендә әлеге сорауны биреп бәхәс чыгарган да, бер карт бәхәсне чишкән. «Моңа ник хәсрәтләнәсез, балалар кунак кына, үсәләр дә таралышалар, хатынсыз нишләр идем мин?» — дигән.

Берәүдән нишләп дүрт хатын алыштырдың, хатыннар барысы да бер бит инде дип сораганнар. «Ялгышасыз, туганнар, алар берсеннән-берсе яманрак», — дип җавап биргән.

Бармак белән өстәлгә никадәр катырак бассаң, өстәл шулкадәр каршылык күрсәтә. Күпме күбрәк тәрбияләргә тырышсаң, кеше шулкадәр тәрбиягә каршы торачак.

Тәрбияләмичә дә булмый бит инде. Нишләргә соң алай булгач?

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хатын-кызны Аллаһы Тәгалә кабыргадан яраткан, төзәтәм дип азапланмагыз», — дигән. Алгач, торасы инде. Кемдер хатынының көйсезлегенә түзми, кемдер сабыр итә. Сабыр иткәне картлык көне җиткәч бергә яшәүнең рәхәтен күрә.

Бервакыт алты ай кияүдә торган хатын аерылам дип килгән. «Ирнең анасы безне яшәргә өйрәтә», — дип зарлана. «Кайнана белән яшисезме?» — дип сорыйм. Юк, ди. Соң кайнана белән дә яшәмәгәч, гомумән, проблема булмаска тиеш бит инде. Кочаклашуны да күрүче юк бит.

Өлкәннәр белән дә, килен белән дә тордык, Аллага шөкер. Тәҗрибәм зур, кирәк булса тегеләрен дә, боларын да ник шулай эшлисез дип сүгә алам.

Гаиләдә тавыш ике әйбердән чыга: я сабыр итмәүдән, я булганыннан канәгать калмаудан. Шушы ике әйбер булсын өчен кешегә иман кирәк.

Әти-әнине картаймыш көнендә карау зур савап дип ишеткәнем бар. Дөресме ул?

Савап кына түгел, һәркемнең бурычы ул. Хайванның баласы туа да йөреп китә. Рәхәттә яшәгән адәм баласы тугач, йөреп китә алмый. Бала үз көнен үзе күрә башлаганчы ата-ана аны күпме карарга тиеш? Хайваннарда ата-ана вазыйфасы юк. Аллаһы Тәгалә кешегә баласын карау бурычын йөкләгәч, ата-анасын карау бурычын да йөкләгән. Олы кешене карау кайвакыт кечкенә баланы үстерүгә караганда авыррак булса да, зарланмаска кирәк. Ир-атка бигрәк тә. Ата-анасының хәер-фатыйхасын ала алмаган кешенең биш вакыт укыган намазы да, уразасы да кабул булмый.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әхлакны төзәтер өчен килдем ди. Диндә беренче урында әхлак тора. Ураза, намаз — алар әхлакны төзәтә торган корал. Син әхлагыңа карап җәннәткә керәсең. Дин кушкан таләпләрне, һичшиксез, үтәргә кирәк, чөнки алардан башка әхлаклылыкка ирешеп булмый.

Дин тирәсендә, шулай ук динчеләр арасында да, иң зур бәхәсләр намаз уку тәртибенә килеп тоташа. Ничек тәртипле торырга, дип бәхәсләшкән кеше күргән юк әле.

Хатын-кыз ир ризалыгына ирешә алмаса, җәннәткә керә алмый. Намаз укуларың, хаҗ кылуларың буш эш булып чыга бит инде. Ирләр дә хатыннарының көйсезлегенә чыдап торырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хатыннарының золымына түзгәннәр кыямәт көнендә шәһитләр, әүлияләр кебек минем белән кубарылырлар», — дигән. Пәйгамбәр янәшәсендә буласы килүчеләр хатыннарына түзәләр инде.
 «Син мактаганга карап, беркем дә хатының әйбәт икән дими»

Җүләр хатынын мактар, дигән әйтем белән килешәсезме?

Халык әйтә: «Урта җүләр хатынын, җүләр үзен, шыр тиле күрше хатынын мактар». Берәү казый янына хатыннан аерылам дип барган. Казый сәбәбен сорагач, бу ашарга пешерә белми, дигән. Казый: «Бер булса да макта инде, хатыныңның күңеле булсын», — дип киңәш биргән. Ир өенә кайтса, өстәлдә тәмле пылау тора, ди. Пылау чыннан да тәмле була. Мактаган инде хатынын, тәмле булды, дигән. Хатыны, дулап, ризыкны идәнгә бәргән. «Бүген иртән күрше хатыны күчтәнәчкә пылау керткән иде, шуның ризыгын мактап утырасың», — дип сүккән ул ирен. Икенче көнне аерылышабыз дип казый янына хатыны киткән.

Кайнаналар ничек харап булалар? Алар я күрше киленен мактый, я башка чыккан улының хатынын мактый. Өйдәге киленгә шуннан да авыррак әйбер юк инде. Олы килене конфет тотып кунакка килә дә, кайнана белән матур итеп чәй эчә. Өйдә бөтен эшне башкарып, рәхмәт сүзе дә ишетмәгән киленгә авыр була инде.

Минем әби бик коры кеше булды. Ике киленен бергә: «Икегез бер анадан тусагыз да, моның кадәр бер-берегезгә охшамас идегез», — дип сүгә иде. Икесен бергә сүккәндә үпкә калмый.

Үз хатыныңны мактасаң, син җүләр дигән сүз түгел бит. Син мактаганга карап, беркем дә хатының әйбәт икән дими. Кеше сиңа я хатынша ди, я сиңа әйбәт хатын эләккәнгә ачуы чыга. Күп вакыт мактамавың хәерлерәк була.

Гомумән, чит кешенең өстен булганын яратмыйлар, көнләшүдән аның берәр гаебен эзли башлыйлар.

Кешегә керәсе ризык туганда ук язылып куелган дигән сүз дөресме?

Аллаһы Тәгалә кеше туганчы ук аңа күпме ризык керәсен билгеләп куйган. Тәкъдир — безнең акыл җитә торган әйбер түгел, шуңа күрә аны тикшермәскә кирәк. Шиһабетдин Мәрҗани: «Аллаһы Тәгалә турында гыйлем — аны аңлата алмауда», — дигән.

Син яхшы тормыш булсын дип тырышырга тиеш. Ибраһим г. с. не утка ягарга дип җыеналар, бер чыпчык томшыгы белән су ташый. Моннан көләләр. Чыпчык утны сүндерә алмаганын белә. «Кыямәт көнендә ут сүнсен өчен көчемнән килгәнне эшләдем дип әйтәчәкмен», — ди.

Син гаиләң бөтенлеге, матур киләчәк, милләтең өчен тырыштыңмы? Тырышлык бездән, нәтиҗәсе Аллаһтан. Нәтиҗә чыгамы, юкмы, кыямәт көнендә безнең тырышлык бәяләнә, нәтиҗә түгел.

Берәү мәчеткә бер кеше китерер өчен күп тырышкан, икенчесе 100 кешене дә җиңел генә китергән. Бу кешеләр мәчеткә йөрсен өчен нәрсә эшләдең, күпме тырыштың? Менә шул сорала.
«Аллаһы Тәгаләгә ышанган кешеләр төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел»

Тырышлык түгеп тә, теләгән нәтиҗәгә ирешә алмасаң, ничек кулларны төшермәскә?

Аллаһы Тәгаләгә ышанган кешеләр төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел. Нәрсә дә булса без теләгәнчә бармый икән, димәк, Аллаһ бу эшне безнең өчен хәерле кылган.

Бер патша кулын кискән дә, вәзире «әлһәмдүлилләһ» дигән. Патша аны төрмәгә яптырган. Тегесе тагын шуны ук әйткән. Берничә көннән патшалар ауга чыгып киткәннәр. Адашып, кыргый кабилә янына килеп чыкканнар. Кыргый кабиләнең корбан чалу көне икән. Иң матур, кимчелекләре булмаган кеше корбанга бирелергә тиеш булган. Араларында иң матуры патша икән. Аны корбанга дип китерәләр, кулындагы җәрәхәте күренә. Корбанның бер гаебе дә булырга тиеш түгел дип, патшаны җибәрәләр. Шулай итеп, ул исән кала һәм вәзирен азат итә. «Кул киселгәч ник әлһәмдүлилләһ дигәнеңне аңладым, ә төрмәгә ябылгач ник шул сүзеңне кабатладың?» — дип сораган ул. Тегесе: «Патшадан соң иң матур кеше мин идем», — дип җавап кайтарган.

Безгә нәрсә кирәген, кайсы хәерле буласын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Без бу дөньяда яшәгәч, безгә бу тормышның рәхәте генә бәхет булып күренә. Без җәннәткә ышанабыз дисәк тә, ул безнең акылга сыймый. Бер карасаң, бөтен кеше җәннәт сәгадәте турында хыялланырга тиеш. Кеше монда рәхәт яшәп калырга тырыша, ә теге дөньяга барасы икенче планга кала.

Авырлыкларга түзүнең кыямәт көнендә әҗере булыр. Сират күперенә баскан кешенең яхшылыклары беткәч, «Нишләп мине рәнҗетүчеләр, каһәрләүчеләр күбрәк булмады икән?» - дип сорар, диелгән.

Мин эштәге бер проблеманы да өйгә алып кайтмадым. Аңа карап хәсрәт кимеми. Ник алайса туганнарны хәсрәтләндерергә? Яңагыңа бирсәләр, ул шешә. Аны кемгәдер сөйләгәннән шеше кимеми бит.

Җәлил хәзрәт, Сез ничек дин юлына кереп киттегез?

1970 елда үзлегемнән өйрәнеп, гарәп хәрефләрен таный, 1972 елда Коръән укый башладым. Күрше гарәпчә яза белә иде. Ул урындыкка акбур белән хәрефләр язып торды, мин истә калдырып бардым. Кечкенә генә китап биргән иде, шуны укый башладым. Ул вакытта гарәпчә укыган кеше юк дип әйтергә була иде. Мин кызыксынгач, авылдашлар гарәпчә язылган китапларны миңа китерәләр иде. Шулай итеп, китаплар да күбәеп китте.

Элек дин тоткан өчен каһәрлиләр иде бит. Мәктәптә укыганда бөтен олимпиадаларда, җиңел атлетика, чаңгы ярышларында катнаша идем. Ярышка җибәрәсе булса да, олимпиадасына да Җәлил кирәк. Аллаһ рәхмәте, шулай итеп минем дин белән кызыксынуыма күз йомдылар.

Институтта укыганда да курсташлар хөрмәт итеп торды. Ярдәмләшеп, дус, тату яшәдек, шуңа күрә беркем дә дингә һәвеслегемне деканатка барып әйтмәде. Әйтсәләр, институттан куган булырлар иде.

Аллаһы Тәгалә мине шушы юлдан үзе алып барадыр дип уйлыйм.
«Күңел бакчасы» китабын һәр мөселман укырга тиеш

Җәлил хәзрәт белән өч сәгатьтән артык аралашу кыска бер мизгел булып кына үтеп китте. Һәр башланган эшнең азагы да була. Очрашуның нәтиҗәсе буларак, гаиләгә, әти-әнигә, гомумән, тормышка карата мөнәсәбәтем үзгәрүне сиздем. Яхшы якка үзгәрүен. Күңел тынычлыгы алып чыктым.

Җәлил хәзрәт берничә яңа китабын истәлеккә бүләк итте. Шуларның берсен - «Күңел бакчасы» дип аталган вәгазьләр җыентыгын туктый алмыйча укып чыктым. Әлеге китапта гаилә кору, гаиләдә тату яшәү, бәрәкәтле тормыш, тәрбия, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте темалары ачыла. Коръәни Кәримдәге аят-сүрәләр авторның тормыш тәҗрибәсеннән, үзебезнең көнкүрештән алынган мисаллар ярдәмендә аңлатылып бирелә. «Күңел бакчасы” - татар телен аңлаган һәр мөселман кешесенең күңеленә үтеп керә, тормыш турында уйландыра торган басма дисәм, арттыру булмас.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/society/15-07-2020/lil-h-zr-t-fazlyev-irl-r-hatynnaryny-k-ysezlegen-chydap-toryrga-tiesh-5756350

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев