Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Мәчетебез

Ташчишмә авылы мәчете ерактан балкып тора. Авыл имамы аңа атап язган "Мәчетебез" шигыре тәкъдим итте.

Авылыбыз уртасында

Торадыр мәчетебез.

Раббыбызга сыенырга

Шунда юнәләбез без.

          Сыеныйк без Раббыбызга,

          Кылмыйк, җәмәгать, гөнаһ.

          Ләә иләәһи иләллаһ

          Мүхәммәд расүлүллаһ.

Йөзләребезне юнәлтик

Кыйблабызга җәмәгать.

Аллаһ җибәргән нигъмәткә,

Булып яшик канәгать.

        Изге Коръәнебезне дә

        Иңдергән безгә Аллаһ.

        Ләә иләәһи иләллаһ

        Мүхәммәд расүлүллаһ.

Алда ниләрнең буласын

Беләдер бары Аллаһ.

Ләә иләәһи иләллаһ

Мүхәммәд расүлүллаһ.

         Мәчетебез безгә иман

         Бирә торган изге җир.

         Мәчеткә барырга тиеш

         Һәр мөселман, һәрбер ир.

Күңелләргә иман керсен

Азан авызы булып.

Мәчетебезгә ашыгыйк,

Җәмәгать, урам тулып.

Ташчишмә клубы тәкъдим иткән фотода авыл имамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев