Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Намазга кагылышлы сораулар

Зөфәр Галиев, Ташчишмә авылы

Дини темага әңгәмә корганда күп кенә сораулар да  ишетергә туры килә.
Намазга кагылышлылары аерым бер кызыксыну уятканлыгы ачык сизелә. Шул сорауларның кайберләренә, бергәләп  җавап эзләп карыйк.
– Намазга басарга теләгем бар, әмма сүрәләрне яттан белеп бетермим, ялгышудан куркып, гөнаһлы булырмын дип, укымыйм. Белмәгән урыннарын китаптан карап укырга  ярыймы?
 – Иң мөһиме  укырга. Шул ук вакытта сүрәләрне яттан өйрәнергә тырышырга кирәк. Кыска сүрәләрне күбрәк кулланыгыз. Өйрәнергә тырышып укыган намазыгыз саен савабы бара торыр, ә бөтенләй укымаган намаз өчен ничек җавап бирербез?  
– Иртәнге намазны вакытында укырга өлгермим. Эштән кайтканда исә, инде, кояш чыккан була. Намазны кайсы вакытка кадәр укысаң ярый икән?
– Вакытында уку тиешле. Сәбәпсез, вакытында укымыйча калдыру ярамый. Әгәр бер намаз, ниндидер сәбәп белән, укылмыйча кала икән, икенче вакытта каза кылырга кирәк. Иртәнге намаз кояш чыкканчы укылмый калып, өйлә вакыты җиткәнче каза кылып укылса, сөннәте дә, фарызы да, ә өйлә вакыты җиткәч каза кылынса, фарызы гына укыла.
– Тәхәҗҗүд намазын ничек укырга?
– Тәхәҗҗүд – төнлә укыла торган нәфел намаз. Аны өч төрле итеп укып була: йокларга ятар алдыннан яки төн уртасында, ә иң саваплысы – төннең өченче өлешендә. Кеше йокларга ятып, намаз вакытлары календаренда күрсәтелгән сәхәр тәмам дигән вакытка кадәр уяна да иң башта тәхәҗҗүдне, аннары витырны укый. Әлеге намаз бик саваплы, әгәр дә кеше үз-үзен мәҗбүр итеп төнлә нәфел намазы өчен тора икән, бу аның ихласлылыгын күрсәтә. Намаз һәм изге гамәлләрне Аллаһы Тәгаләдән әҗер-савап өмет итеп һәм җәннәтле булыр өчен үтәргә кирәк, ә кеше күрсен һәм мактасын өчен түгел.   
Зөфәр Галиев, Ташчишмә авылы
(Дәвамы бар).
– Витыр намазын уку фарызмы?
– Витыр намазы ваҗиб, ягъни калдырырга ярамый, укымасаң, гөнаһлы буласың. Аны укымыйча иртәнге намазга басу бик үк дөрес булмас. Ястүдән соң аны укымаган булсаң, башта витыр намазын укыйсың, аннары – иртәнгене. Витыр намазын ястүдән соң ук уку мәҗбүри түгел, иң мөһиме – иртәнге намазга кадәр укып өлгерергә кирәк.Галимнәр әйтүенчә, тәһәҗҗүд намазына торырга гадәтләнгән булсаң, витырны тәхәҗҗүд намазыннан соң укыйсың. Тәхәҗҗүдне укырга ният булмаса, ястүдән соң укырга кирәк.  
Мәчет манарасыннан яңгыраган азан, безгә, Кыямәт көнендә котылырга ашыгырга кирәклекне искәртә. Ахирәттә кешедән иң беренче намаз турында соралачак.
Намаз уку - кешегә тынычлык бирә, үз-үзенә ышанычын арттыра, һәрвакыт тыныч күңел белән йөрүенә сәбәпче була,яшәү мәгънәсен аңлый башлыйсың. Тәнебез намазлыкта булганда күңелебез бары Аллаһка гына юнәлгән булырга тиеш. Намазларыбызны  зур ихласлылык белән укып, изге гамәлләр кылып Аллаһ Тәгалә вәгъдә иткән Җәннәт бакчаларында күрешергә насыйп булса иде. Әмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев