Этнэ таны

Ни хәлең бар, хәзрәт?

Дин әһелләренең сүзенә колак салалармы? Нишләп мәчетләр була торып, аларда эшләргә кеше юк? Мәдрәсәләрдә, башка дини уку йортларында укучылар нигә авылга кайтмый?

Бу атнада Казандагы Галиев мәчетендә Татарстан Диния нәзарәте оештырган “түгәрәк өстәл” янында сөйләшүдә шул сорауларга җавап табарга тырыштылар. Ул сөйләшүдән кайбер фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез:

Җәлил хәзрәт Фазлыев, Та­тарстанның баш казые:

– Авылларда имамнар җитми, булганнары да махсус әзерлекле түгел. Табиб, агрономнар авылга кайтса, хезмәт хакы түләүдән тыш, матди кызыксындыру чаралары да күрәләр. Имамга бер­нәрсә бирми­ләр. Ул мәчетне дә карап торырга, халык белән дә эшләргә тиеш. Шуннан соң, фәлән мәчеттә нишләп имам юк, дип сорыйлар. Берсендә, депутат Разил Вәлиев, мәдәнияткә кәҗәгә би­релгән шикелле генә бюджет каралган, алардан нәрсә таләп итә­сез, дип чыгыш ясады. Ә дин­че­ләргә ул кадәр дә юк. Бүген имам вазифасын фидакарь хәзрәт­ләр башкара. Авылда имам юклыгы хезмәт хакына гына да килеп терәлми. Акча түләп торган килеш тә, бер-ике елдан авылдан качучылар булды. Яшь­ләргә аралашу өчен мохит җитми.

Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, мөфти урынбасары:

– Дини уку йортларына укырга ки­лүчеләр күп. Ә тәмамлагач, шә­һәрдә калу ягын карыйлар. Чөнки авылларда аларны көтеп торучы юк. Бөтенләй мулла булмаган авыллар да бар. Саннарны әйтергә дә куркыныч.

Җ.Ф.: “Курыкмагыз, әйтегез, Ман­­сур хәзрәт. Ул да – Аллаһы Тәга­ләнең рәхмәте. Бер кеше: “Муллалар карак, баеп беттеләр ин­де”, – дип язган. Мин әйтәм: “Бездә фәлән чаклы мәчет имамсыз, малаеңны укыт та шунда җибәр, тиз генә баесын!”

М.Җ.: “Республика буенча 1 мең 500 мәчет теркәлгән, аларның 60ында имам юк. Статистика буенча, 700 мәчеттә дини белеме булмаган имамнар эшли. 1990 елларда бик күп мәчетләр төзелә башлады. Авылдан берәр укымышлы кешене мулла итеп сайлап куйдылар. Бүген күбесе төрле курсларда укып йө­ри”.

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры:

– Республикада тугыз мәдрәсә эшли. Кайберсе егетләрне генә укыта. Кызларга да, егетләргә дә белем бирүчеләре дә бар. Мәчетләр өчен имам-хатыйплар, мөгаллим­нәр әзер­либез. Укырга Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәк­ләреннән киләләр. Мәдрәсә­ләрдә яшьләр профессиональ белем ала. Бүген мәдрәсәләрдә Тукай язып калдырган “аңламадым бернәрсә дә...” мохите түгел. Безнең белгечләр­гә дәүләт органнарында да эш тәкъдим итәләр. Әйтик, дәүләт архивында аларны бишкуллап алырга торалар. Бакчаларда тәрбияче һөнәренә урнашучылар да була. Авылга кайтырга теләү­челәр булыр иде, әгәр көтеп торсалар. Авыл халкын “Әттәхият” кенә укый белүче имамнар да канә­гать­ләндерә, алар укымышлыга мохтаҗ түгел.

Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры:

 – Бүген авылга имамнар кирәк­ми, кеше үлгәч, җирләргә мулла табалар, балага исемне шәһәргә барып та куштыралар. Милләтебез турында уйлыйбыз икән, динебез турында дәүләтнең төпле программасы булырга тиеш. Яшьләрне авылга җибәрәсең икән, һич югы район күләмендә бергә аралаша торган мохит тудыру мәслихәт. Хәзрәтләрне белемле итү генә проблеманы юкка чыгармый. Имамның вазифасы зур – йолаларны үтәтү, авыл халкын берләштерү, хәмер­дән биздерү, балаларны тәрбияләү дә – аның өлеше. Татар телен укытуны да мәчеткә кайтарып калдырмакчылар. Дәүләт сәясәтен үзгәрт­мәсәң, телне дә, динне дә саклап булмый...

Җ.Ф.: “Тагын бер гыйбрәтле хәл: бер мәктәптә югары сыйныфта укучы малай кечерәк укучыны кыйнаган. Төнлә теге бала Аллаһы Тәга­ләгә: “Син бит бөтен кешене яклаучы, нигә мәктәптә мине яклама­дың?” – дигән. Аңа Аллаһы Тәгалә: “Миңа мәктәпкә керергә рөхсәт юк шул”, – ди. Безгә дә, бакчага керергә ярамый, мәктәптә дә, балаларны дин белән куркытмагыз, диләр. Зуррак сыйныф укучылары арасында суицид яки башка яман хәлләр килеп чыккач кына, тың­ламыйлар, син булса да  әйтеп кара инде, диләр”.

М.Җ.: “Әгәр “Вакыф”ны Кон­ститу­циягә кертсәләр, матди якны чишәргә ярдәм итәр иде. Ул мәсьә­ләне Хөкүмәт вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары белән утырып сөйләшергә кирәк. Газ өчен түләүне генә алсак та, мулла акчаны каян табарга тиеш? Шәһәрдә имам берәр һөнәрчелек белән шөгыльләнә башласа, аңа кырын карыйлар. Акча сорарга ярамый, эш күрсәтү дә хупланмый. Мәхәлләне ничек алып барырга?”

Рафик Мөхәммәтшин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары:

– Татарстанда дини уку йортлары күп. Аларда 3 меңгә якын шәкерт укый. Димәк, без әзерләгән кадр­лар мәчетләрне тәэмин итәрлек. Әмма уку йортын тәмамлаган­нар­ның 60 проценты гына үз белгечлеге буенча эшли. Имамнарның якынча 15 проценты – сиксәнне узган, 60 проценты – дини белемсез. Дачага әйләнгән авыллар да байтак. Аларда җәй көне генә кеше яшәгәнлек­тән, имам тотуның мәгънәсе юк. Район мөхтәсибләре уку йортлары кадрлар әзерләп кайтарыр әле, дип көтеп утырмасын, үз авылларыннан берәр кешене укыр­га җибәрсеннәр иде. Алдан кайгыртучанлык күрсәтсеннәр. Кадрларга эш хакы, тору урыны, Пенсия фондына акча күчерү ише социаль пакет булырга тиеш. Бездә андый нәрсә булмаганга, имамнарны авыл мәчетенә беркетү авыр. Алар авылга Аллаһы ризалыгы өчен дип китсә дә, озакламый проблемалар башлана: өйләнгәч, хатынына эш урыны, баласына бакча бул­мый... Имамнарны әзерләү – комплекслы мәсьәлә. Революциягә кадәр мәхәллә булган. Анда үзенең бае ярдәм күрсәткән. Бүген ул авылда да, шәһәрдә дә юк. Безнең ислам динен кабул итү дәрәҗәбез, бәлки, шулай түбәндер, бәлки, заманның үзгәрүе сәбәпчедер.

Җ.Ф.: “Республикада хоккей, футбол, баскетбол командалары бар һәм аларның үз бюджеты. Татарстанда меңнән артык мәчет, дүрт йөз чиркәү эшли. Санаган идем: бер хоккейчыга бирелгән акча, Татарстандагы муллаларга, поп­ларга хезмәт хакы түләргә җитә. Менә бит аларга акча табыла...”

http://vatantat.ru/index.php?pg=2279

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 175, 30.11.2018/)

С.Мингатина фотосы

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: