Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Раҗәб аенда ураза тоту аерым әһәмияткә ия

Бу айда мөселман кеше Аллаһ ризалыгын алу өчен бөтен көчен куярга тиеш.

Раҗәб аен ничек үткәрергә?
Рәҗәб — Аллаһ ае булганлыктан, чын күңелдән дингә ышанган мөселманнар аны гыйбадәт кылуда һәм буйсынуда, хәйрия һәм башка изге гамәлләр кылуда, догалар, Коръән уку һәм зикердә (Аллаһы Тәгаләне искә алуда) үткәрәләр. Бу айда мөселман кеше Аллаһ ризалыгын алу өчен бөтен көчен куярга тиеш.

Моның өчен кирәк:сәдакалар бирергә;
Ярлыларны сөендерергә;
Өстәмә намазлар уку;
Нәфел уразалар тоту.

Раҗәб аенда ураза тоту аерым әһәмияткә ия.

Күп кенә хәдисләрдә Рамазан аеннан тыш, Мөхәммәд пәйгамбәрнең еш кына нәкъ менә шушы айда ураза тотуы искә алына.

«Раджаб — Аллаһы Тәгалә ае, кем дә кем бу айда бер генә көн булса да ураза тотса, Аллаһы Тәгалә шуннан канәгать булыр», — дип әйтелә.

Аллаһы Тәгалә безгә бу көннәрне тиешле итеп уздырырга ярдәм итсен, аның ризалыгына ирешергә көч һәм мөмкинлекләр бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев