Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Республика ифтары уза

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республика ифтары турында сөйләде. Быел “Казан Экспо”да узачак XI республика ифтарында 11 мең мөселман катнашачак. Әйтүенчә, мәҗлестә, хәтта, илчеләр, консуллар да катнаша.

Шунысы кызык, бүгенге көндә Казан шәһәренең 40тан артык мәчетендә көн саен “авыз ачтыралар”. Ә республикакүләм ифтар 15 апрель көнне уза. Татарстандагы милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан оештырылган мәҗлес Буа татар дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев башкаруындагы “Дәрвиш” спектакле белән ачылачак.

Биредә 3D форматындагы, татар-мөселман гореф-гадәтен яктыртучы видеофильм карарга, шулай ук шәригать кануннары буенча әзерләнгән ризыклар белән сәүдә итүче хәләл-маркеттан кулланырга була.

Ифтар уздыруга 600дән артык волонтер ярдәм итәчәк. Елдагыча мөфти белән бергә ахшам намазын укыганнан соң, авыз ачу өчен залга үтәләр.

Шунысы да бар, республика ифтарына билетны күрсәтеп, “Казан Экспо”га бушлай килү мөмкинлеге бар.

Ә инде үз автомобилендә килергә теләүчеләргә “алдан аяк киенергә” кирәк. Чөнки парковка урыннары нибары 3 мең генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев