Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Россия мөселманнары Диния нәзарәте ковидтан вакцинациягә кагылышлы карар чыгарачак

Дин әһелләре, табиб һәм галимнәр Мәскәүдә «Ислам кануннары буенча COVID-19га каршы вакцинация ясау» дип аталган түгәрәк өстәлдә фикер алыша.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте коронавируска каршы вакцинация турында эксперт карары чыгарачак.

«Бүгенге көндә берничә вакцина бар. Аларны тәнкыйтьләүчеләр дә байтак. Безгә эксперт карары чыгарырга кирәк булачак. Бу карар кешеләр дөрес нәтиҗәгә килсен, „Вакцина ясатыргамы, юкмы?“ — дигән сорауга дөрес җавап бирсен өчен кирәк», — диде РФ Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Аляутдинов «Ислам кануннары буенча COVID-19га каршы вакцинация ясау» дип аталган җыелышта.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук Россия Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфыйк Фәттәхетднов, «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге генераль директоры Айдар Газизов, Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге хезмәткәрләре һ.б. катнашты. 

Илдар хәзрәт Аляутдинов сүзләренчә, авырудан дару бер генә булса, аның хәләл, яки хәрәм булуы мөһим түгел.

«Ислам һәм башка диннәрдә кешенең гомере һәм сәламәтлеге беренче урында. Шул ук вакытта диндәге кеше нинди дарулар белән дәваланырга кирәклеген уйлый. Әгәр дә дару берәү генә булса һәм аның файдасы расланган икән, бу вакытта кеше даруны кулланырга тиеш. Бу очракта даруның хәләлме, хәрәмме икәне мөһим түгел. Кеше үз гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга тиеш», — диде хәзрәт.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/religion/11-02-2021/rossiya-m-selmannary-diniya-n-zar-te-kovidtan-vaktsinatsiyag-kagylyshly-karar-chygarachak-5805710

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев