Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

“Сокланырлык итеп Коръән уку чылар буыны үсә”

Балаларны күзәтеп, ихлас сокланып һәм куанып шулай фикер йөрттеләр авыл имамнары.

Олы Әтнә үзәк мәчетендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе инде күп еллар дәвамында уза. Шөкер, балаларның саны кимеми, димәк, районда дин-кардәшләр саны арта. Бигрәк тә, араларында яңа йөзләр күрү куандыра.

Быелгысы барыбер дә кай ягы беләндер үзгә булды кебек. Озак уйлаганнан соң, аңлашылды: балаларның Коръән укуын районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт, аның урынбасары Ленар хәзрәт һәм Рамазан хәзрәт составындагы жюри бәяләсә дә, аларны 20дән артык авыл имамы күзәтте бу юлы. Һәм бу бәйгенең дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрде.

 Бәйгенең үзенә килсәк, динебез шул дәрәҗәдә гадел – бирегә килгән бер генә бала да бүләксез кайтып китмәде.

Ә гомумән алсак, мәктәп яшендәге 34 бала җавап тотты.

– Бик күңелле, матур мизгелләр шаһите булдык, – диде Ленар хәзрәт. Шул ук вакытта балаларга мөрәҗәгать итеп:

– Бу бәйгедә катнашуыгыз зур савап буларак гамәл дәфтәрләрегезгә язылачак. Алай гына түгел, хәдисләрдә әйтелгәнчә, әҗер-савабын әти-әниләрегез дә алыр, иншаллаһ, – дип өстәде.

Рамазан хәзрәт исә балаларның Коръәнне яхшы дәрәҗәдә укуына куанычы белән уртаклашканнан соң, булган кимчелекләрне санап узды. Беренче чиратта сурәне гади “Бисмилләһ” белән генә түгел, “Әгузү билләһ” белән башларга чакырды. Коръән укыр алдыннан Раббыбыз тарафыннан нур иңдерелүче тәхәрат алу кирәклегенә басым ясады.

Ә Наил хәзрәт балаларны котлаганнан соң, аларның белеменә ихлас соклануын белдерде. Ике баланы аерым билгеләде: Күәмнән килгән Лаис Абдулгаббаров белән Шоҗуран Уразалиев Коръәнне иң яхшы белүчеләр булып танылдылар.

 Бәхәссез, дини конкурсларның максаты изге – ә монысы Коръән укый белүчеләрне барлау гына түгел, белгәннәрне кабатлап, шул нигездә гамәл кылуга этәргеч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев