Сүзеңне уйлап сөйлә
Әле кайчан гына телефоннан шәһәргә, район үзәгенә шалтыратыр өчен аптырап бетә идек. Кәрәзле телефоннар могҗиза сыман тоела иде.
Зөфәр ГАЛИЕВ, Ташчишмә авылы
Аларны бик сирәк кешеләр генә сатып ала алды. Ә хәзер бала-чагалар да, хәтта карт-карчыклар да шул телефонсыз яши алмас кебек тоя үзен, аннан аерылып китә алмый. Телефонга нинди генә язмалар, видеолар, хәбәрләр килеп тормый! Телевизордан нинди генә тапшырулар карамыйбыз. Элеккеге гадәт буенча «телевизордан әйткәч, радиодан сөйләгәч дөрес була бу» дип, хаклыгын тикшереп тә тормыйча, тизрәк танышларга, дусларга, күршеләргә җиткерергә тырышабыз. Ә кайсыларыбыз уйланып карады икән, без җиткерергә тырышкан хәбәрләр кайдан килгән, дөресме? Шул уйлап бетермәвебез аркасында Аллаһ каршында гөнаһлы да булуыбыз бар бит.
Пәйгамбәребез Мөһәммәд (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) әйткән: “Ялганчы булу өчен ишеткән һәр сүзне башкаларга сөйләп йөрү дә җитә” (Мөслим риваяте).
Әйтәсе килгән сүзем, соңгы вакытта телефонда еш очрый торган “Бәхет хатлары”на да кагыла. Карап торышка бик дөрес хәдисләр китерелеп язылган бу хатларның ахыры гел бер төслерәк: “Шушы язманы үзегездә тотмагыз, күберәк кешегә таратыгыз. Җибәрсәгез сезгә берничә минуттан бәхетле хәбәр килеп җитәр, җибәрми калсагыз эшегез харап, ни булганын күрәчәксез”, дип тәмамлана. Бу, кардәшләрем, Аллаһка булган ышанычны киметү максаты белән эшләнелә. Ник дигәндә, кемдер дусларына шул язманы җибәрә дә бәхетле хәбәр көтеп утыра, тик хәбәр һаман юк. Икенче кеше язманы җибәрергә оныта, исенә төшкәч яман хәбәр килер дип борчыла, анысына да берни килми. Уйлап карыйк әле, болар икесе дә әлеге язмага табынган кебек килеп чыга түгелме?
Мондый халәттә ширеккә, Аллаһка тиңдәшлек кылуга да ерак түгел. Ә бит ширек иң авыр гөнаһлардан санала.
Менә шулай, язмадан бәхет өмет итеп, гөнаһ эш эшләнгән, фәрештә каләмен күтәреп аны язып куярга әзерләнә. Тиз рәвештә тәүбә итү безне әле коткарырга мөмкин. Бүтән вакытта андый ялганнарга ышанмам дип, чын күңелдән үкенеп тәүбә ителсә Аллаһ Тәгалә, шәт, кичерер. Бернинди язмалар да, хатлар да, безгә бәхет китерә алмый. Барысы да Аллаһтан. Һәр кылган гамәлебез өчен Аллаһ каршында гына җавап тотачакбыз. Ул гына барын да белүче, кодрәтле, рәхимле, шәфкатьле зат. Тик Аллаһка гына тәвәккәл кылып яшәргә кирәк.
Әле бит, дөреслеген тикшермичә, тегеннән-моннан ишеткән сүзне башкаларга сөйләп, ул сүз ялган булып чыкса, ялган таралуга сәбәпче булачакбыз. Онытмагыз, пәйгамбәребезнең хәдисе дә гөнаһтан сакланырга өнди, ялган сөйләүдән тыя.
Ишеткән бер хәбәрне таратканчы, иң элек, үз-үзебезгә сорау биреп карыйк: «Бу дөресме икән? Моны таратсам, кешеләргә нинди файдасы тияр икән?».
Аллаһ Тәгалә эш-гамәлләребезне, сөйләгән сүзләребезне хәерледән кылып, ялган таратудан, ялган таратучыларга ярдәмче булудан барыбызны да имин итсен иде.
Әмин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев