Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз фикерен белдерде

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәүнекеннән аермалы буларак, коронавирус эпидемиясе аркасында катгый чаралар кертмәде, аерым алганда, республика мәчетләрендә җомга намазларын үткәрүдән баш тартмады, чөнки төбәктә уңай эпидемиологик хәл саклана.

Бу хакта «БИЗНЕС Online»га биргән интервьюда мөфти Камил Сәмигуллин хәбәр итте.

Мөфти Кувейттагы вәзгыятьне искә алды, анда коронавирус йоктыруның күп санлы очраклары аркасында барлык мәчетләр дә ябылган — ә алар 200 дән артык. Кувейттан аермалы буларак, Татарстанда бер генә зарарланган кеше ачыкланган, ул үз вакытында изоляцияләнгән, дип билгеләп үтте ТР Диния нәзарәте башлыгы. Мөфти республикадагы вәзгыятькә бәйле рәвештә яңа профилактик карарлар кабул ителәчәк, дип тә өстәде. Элегрәк ТР Диния нәзарәте дин тотучыларны мәчеттә озак тормаска — намаздан соң ук китәргә чакырды, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә мәчетләргә йөрүдән вакытлыча баш тартырга һәм өйләрдә генә намаз укырга тәкъдим итте. 24 апрельдә башланачак Рамазан ае вакытындагы көндәлек ифтарлар уздыру турындагы сорауга җавап биреп, Сәмигуллин бу хакта әлегә сөйләшергә иртәрәк булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта мөфти дин тотучыларны паникага бирелмәскә, әмма шул ук вакытта барлык профилактик чараларны үтәргә өндәде.

Чыганак: https://islamnews.ru/news-muftiy-tatarstana-obyasnil-reshenie-provodit-pyatnichnye-molitvy-nesmotrya-na-koronavirus/?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев