Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Татарстанда гошер сәдакасын җыя башладылар

Гошер көне традиция буенча сентябрьнең соңгы шимбәсе була. Быел ул 24 нче сентябрьгә туры килә.

Татарстанда Диния нәзарәте инициативасы белән гошер сәдакасы җыю һәм аз керемле кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе башланды. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аз керемлеләр өчен азык-төлек җыю акциясе 2017 елдан башлап Татарстанның барлык мөхтәсибәтләрендә үткәрелә. Гошер көне традиция буенча сентябрьнең соңгы шимбәсе була. Быел ул 24 нче сентябрьгә туры килә.

Һәр теләгән кеше үзе җыеп алган уңышының бер өлешен үзәк яисә район мәчетенә китерә ала. Мәчетләрдә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итәләр: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива һ.б. Җыелган ризык аз керемле гаиләләргә таратылачак.

Гошер сәдакасы җыю белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» хәйрия фонды шөгыльләнә. Оешма азык-төлекне хәйрия фондларына, социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына һәм мохтаҗ гаиләләргә тапшыра.

Хәйрия кампаниясендә катнашырга һәм ярдәм алырга теләгән кешеләргә мөрәҗәгать итү өчен телефон номеры: 8(843) 225-33-22. Аның буенча мохтаҗлар реестрына кертү өчен мөрәҗәгать итәргә була (керемнәр турында белешмә күрсәтергә кирәк булачак).

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев