Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Әтнә имамнары мәчетләрдә коронавирус буенча белдерү ясадылар

Бүген Әтнә районының барлык мәчетләрендә дә, җомга намазы алдыннан, коронавирус авыруы белән бәйле рәвештә, имамнарның махсус чыгышлары булды.

Бәхәссез факт, инфекциянең авыр формасы өлкән буын кешеләренә, астма, диабет, йөрәк авырулы кешеләргә бик тиз тәэсир итәргә мөмкин. “Шуңа күрә яшәү өчен мөһим органнарга игътибарны арттырырга кирәк”, - диелә белдерүдә.

Чыгышларда короновирус инфекциясеннән саклану чаралары белән дә таныштырыла.

Аерым алганда, әлеге белдерүдә: “Әлегә саклану чараларының иң кулае – инфекция чыганакларын контрольдә тоту, диагностиканы алдан ясау, инфекция йоктыру очраклары турында вакытында хәбәр итү, авыруларны мөмкин кадәр аерым тоту һәм халыкка килеп туган хәл турында хәбәр итеп тору”, - дип билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев