Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Ураза Гаете вәгазьдән башлана

Олы Әтнә җәмигъ мәчетендә авыл имамна­­рының чираттагы җыелышы узды.

Әйтергә кирәк, имаммөхтәсиб Наил хәзрәт җитәкчелегендә узган утырышка килгән имамнарның саны шактый ишле иде. Биредә бик мөһим карар кабул ителде: район мәчетләрендәге Ураза Гаете вакыты бердәм булсын иде дигән фикергә килделәр.

Ә вакытына килсәк, Ураза Гаете иртәнге намаздан ук башлана дип санарга була. Иртәнге намаз – мәчетләрдә 02.25 сәгатьтә укыла. Башта сөннәт намазы укыла, аннан соң азан белән икамәт арасы, ягъни, 15 минут чамасы көткәч фарыз укыла. Олы Әтнә мәчетендә, әйтик, моннан соң Коръән укып, багышлыйлар – кыскасы, биредә мәчеткә иртәнге намазга килгәч, Ураза Гаете тәмамланганчыга кадәр кайтып та тормыйлар.

Сер түгел, мөселман кардәшләр еш кына: “Гает намазы кайчан ул?” дип белешеп, мәчеткә бары шул вакытка гына киләләр. Бу һич дөрес түгел. Ихлас күңелдән Гаеткә килүче, беренче чиратта вәгазьләнергә тиеш. Пәйгамбәребез дә моңа аеруча зур игътибар биргән. Чөнки ислам дине тарафдарларын һәм аларның тәкъвалыгын, ихласлыгын арттыруның иң ышанычлы ысулы вәгазьдә чагылыш таба. Ураза Гаетенә әйләнеп кайтыйк.

Җыелышта 03.30да ук мәчетләрдә җыела башлау мәслихәт дип карар кабул иттеләр. Ә менә Гает вәгазе 4тә була. Ураза Гаете хөтбәләре, намазы 04.30 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев