Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм без

Уразада ризыкка тел тидерергә ярыймы?

Ризыкны йотмыйча, телне тидереп карау уразаны бозамы?

Бу гамәл уразаны бозмый, әмма МӘКРУҺ (шелтәле) гамәл булып санала.

? МӘКРУҺ – ул шундый гамәл, аны кылган яки дөрес дигән кеше ГӨНАҺЛЫ була. Аңа отыш уеннар уйнау, ямьсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану һәм башкалар керә.

❌ Ураза вакытында көндезен түбәндәге эшләрне кылу МӘКРУҺ (шелтәле) санала:

1️⃣ Файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү.
2️⃣ Ризык һәм сагыз чәйнәү.
3️⃣ Берәр азыкка телне тидереп татып карау.
4️⃣ Иреннән үбү.
5️⃣ Авыз ачмыйча, ике көн рәттән ураза тоту.
6️⃣ Авыруының артачагын белә торып, ураза тоту.
7️⃣ Сатып алыначак малны (ризыкны) татып карау.

✅Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләрне башкару ДӨРЕС санала:
1️⃣ Балага ризык чәйнәп бирү (баланың ризыкны башкача кабул итү мөмкинлеге булмаганда).
2️⃣ Күзгә сөрмә тарту.
3️⃣ Тәһарәт вакытында мисвәк белән тешләрне пакьләү. Әмма чистарткан вакытта бүленеп чыккан төкерекне һәм мисвәкнең кисәкләрен йотарга ярамый.
4️⃣ Кан алдыру.
5️⃣ Сөлек салдыру.
6️⃣ Госел коену.

Аллаһы Тәгалә барыбыздан да риза булсын. 

Чыганак: https://www.instagram.com/atnya_mukhtasibat/?hl=ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев