Яманлык кылганнарга - каты җәза
Аллаһы Тәгалә: “Мин җир йөзенә Адәмне хәлифә (башлык, хуҗа) итеп яралтачакмын”, – диде.
Аллаһы Раббыбыз безгә олуг нигъмәт-акыл биргән. Шуның аркасында кеше барлык мәхлуклардан өстен булып тора.
Барлык галәмнәрнең Раббысы булган, безне, Адәм балаларын төрле нигъмәтләре белән бүләкләгән икән, гамәл-гыйбадәтләр кылып, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә кирәк. Әмма борынгы заманнардан бирле кешеләрнең яхшылары һәм начарлары булган. Коръән аятьләренең татарча мәгънәләрен укып белүебезчә Исраил токымын (Исраил – Ягъкуб пәйгамбәрнең бәашка исеме, 2 сүрә, 40 аять) Фиргавен кавеме җәзалап, мәсхәрәләп, афәтләр китереп, яңа туган ир балаларын суеп, кызларын гына исән калдырганнар. Мондый явызлыклары өчен Аллаһы Тәгалә аларны диңгезгә батырып һәлак иткән (2 сүрә, 50 аять). “Яманлык кылганнарга вә хаксызга кеше рәнҗеткәннәргә җәза бар. Аларга әче газап”, – диелә 42 сүрә, 42 аятьтә.
Үзебезнең район җирлегендә булган фаҗигале вакыйгалар язылган тарих битләренә күз салыйк.
“Олы Мәңгәр авылы янәшәсендә генә моннан берничә йөз ел элек Шыгале (Шаһ Гали) авылы булган. Бу хакта XIX гасырда Каюм Насыйри да кызыклы риваятьләр язып калдырган. Риваятьләргә караганда, Симет суы буенда Шаһ Галинең татар халкына карата эшләгән әшәкелекләре өчен, аның авылын, хан сарайларын җир йота. Авылның бар халкы да җир астына китмәгән, калган өлеше Олы Мәңгәр авылының бер почмагына килеп сыенганнар. “Мәңгәр халкында әлеге Шыгале фаҗигасе андагы халыкның зур гөнаһлары аркасында Аллаһ җибәргән каза дип саналган”, дип яза филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов “Олы Мәңгәр тарихы” дип аталган китабында (18-22 битләр).
Шул ук китапта XVIII гасырда хәзерге Бәрәзә авылы янында булган Уразлы авылын да җир упканы турында языла (22 биттә).
Инде үзебез яшәгән дәвердә булган хәлләр белән дә танышып үтик. Бер газетада “Сатып алынган чир”, дигән мәкалә басылган иде. Анда: “Безнең районда әллә никадәр кеше инвалидлыкны сатып алып эшләтте. Аякларында йөриләр, куллары эшли, күзләре күрә – ә үзләре инвалид. Хөкүмәттән ай саен пенсия алалар. Вакыт барысын да үз урынына куя – хәзер аларның күбесе чын инвалидка әйләнде”, – дип яза бер ханым. Ул чорда безнең районда да андыйларның саны нык ишәйде. Бу Аллаһы Тәгаләбезнең иманнарыбыз ныклыгын сынавы иде. Иманнары зәгыйфь булган кешеләр зур акчалар биреп гарипләр төркеменә кереп, хәрәмгә батып яшиләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Хәрәм белән тәрбияләнгән тән җәннәткә кермәс”, – дигән. Янә бер газетада: “Бер авылның депутаты ялган инвалид булып чыккан, 10 ел эчендә законсыз рәвештә 1,8 миллион сум акча алган”, дип яздылар. Бу һәр ай саен 15 мең сум дигән сүз.
“Кыямәт көне килеп җиткәнче, тизрәк Аллаһ юлына басыгыз. Анда сезнең качып котылыр урыныгыз булмас, гөнаһларыгыздан да баш тарта алмассыз”, диелә 42 сүрә, 47 аятьтә.
Хәйдәр ГАЛӘВИЕВ,
Кече Әтнә авылы
С. Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев