Әтнә таңы

Яралгыга җан өрү бала яралып, 120 көн үткәч була

Барлык галимнәрнең фикеренчә, яралгыга фәрештә тарафыннан җан өрү бала яралып, 120 көн үткәч була. Аңа (фәрештәгә) 4 төрле нәрсәне язарга боерыла – баланың ризыгы, гомер озынлыгын, эшләрен, бәхетле яки бәхетсез булачагын.

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы
Бәндәләр яратылганчы ук Аллаһы Тәгалә алар белән нәрсә буласын белә. Коръәннең күп аятьләреннән һәм хәдисләрдән аңлашылганча, кешенең язмышы алдан языла. Гали Ибне Әбү Талиб (р.г.) әйткән: “Бервакыт Пәйгамбәр галәйһиссәлам болай диде: ”Сезнең арада җәннәттә яки җәһәннәмдә нинди урын алырга билгеле булмаган кеше юк”. Кешеләр: “Әй, Аллаһының Илчесе, алайса безгә нигә яхшы эш эшләргә кирәк? Моңа гына таяну яхшырак түгелме?” – дип сорадылар. Ул әйтте: ”Юк. Гамәл кылыгыз! Чөнки һәрберебезгә үзе нәрсә өчен яратылган булса, шуны кылу җиңеләйтәчәк. ”Шуннан соң түбәндәге аятьләрне укыды: ”Тәхкыйк (шунысы хак) сезнең эшләрегез вә гамәлләрегез төрлечәдер. Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга сәдакалар бирсә, Аллаһудан куркып, гөнаһлардан сакланса, Аллаһуның берлегенә, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк (дөрес дип раслау) кылса, аңа җиңеллек һәм рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне уң итәрбез”. (“Ләел” сүрәсе, 4-7 аятьләр).
Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә кешене сайлау ирегеннән мәхрүм итми. Чөнки алай булмаса, Аллаһ боерыкларын һәм тыюларны файдасызга, зыяга биргән булыр иде. Ә мондый хәл була алмый. Аятьләрнең берсендә әйтелгән: ”Без аңа ике юл күрсәтмәдекме (берсе – дин юлы, икенчесе – динсезлек юлы)? (“Бәләде” сүрәсе, 10 аять)
Кеше башкарган теге яки бу гамәлнең сыйфатламасына килсәк, мәсәлән, аның тугры гамәл яки гөнаһлы эш булуын карасак, бу кеше ихтыярына бәйле. Мәсәлән, никахлы гаиләдә ананың балага узуы – тугры гамәл, ә бу баланы төшерү (аборт) – гөнаһлы гамәл; хәләл сыеклык эчү – тугры, хәмер эчү исә – гөнаһлы гамәл; кирәкле, яхшы сүз сөйләү – тугры гамәл, гайбәт сөйләү – гөнаһлы гамәл, һ.б. Димәк, дөрес юлны сайламау – безнең зур ялгышыбыз.
Аллаһы Тәгалә кешегә акыл нигъмәте биргән, ә акылны зиннәтләүче нәрсә – гыйлем. Дөньяви гыйлемнәр кешене бу дөньяда бәхетле итәргә булышса, дини гыйлем кешенең җәннәткә бару юлын җиңе­ләйтә. Алар бер-берсенә каршы килмиләр, ә бер-берсен тулыландыралар гына һәм кешенең хаталануларын һәм ялгышларын чиклиләр. Мәхлүкатлар арасында иң камиле булган кеше акыллы гәүдәдән һәм әхлак­лы җаннан торырга тиеш. Аллаһы Тәгалә бер хәдистә болай ди: “Әй, Адәм баласы! Син өч өлештән торасың: шуның берсе – минеке, икенчесе – синеке, ә өченчесе – икебезгә дә уртак. Минеке булганы – синең җаның, синеке булганы – синең гамәлләрең, уртак булганы – синең догаларың һәм минем аларга җавапларым".
Димәк, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бу дөньяга килгәнбез икән, киләчәктә дә Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын дисәк, бу дөньяда Аның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә омтылырга кирәк. Ә бу гыйлем Коръәндә тупланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: