Юшагъ хәзрәтнең истәлегенә багышлана
Безнең Күңгәр авылында Юшагъ исемле мулла яшәгән. Ул күп еллар буена халыкка дини хезмәтләр күрсәткән. Кемнән генә сорасан да, бигрәк тә олы буын вәкилләре, аның турында бик яратып, хөрмәт белән сөйлиләр. Мөселман кешесендә булырга тиешле бөтен сыйфатлар да булган анда. Миңа аны күрергә насыйп булмады, чөнки ул инде 1962 нче елнын 26 мартында вафат булып, Күңгәр авылы зиратында җирләнгән иде.
Юшагъ мулланы якынырак белү өчен, аның нәсел җепләрен,туган –тумачаларын эзләп Күңгәрнең Амиров Раушан белән Мари Республасы Бәрәңге районына барырга булдык, чөнки ул шул яктан булган. Юшагъ мулла Раушанның күршесендә генә яшәгән, анын белән аралашкан.Без бер матур көндә Бәрәңге якларына юлга чыктык. Анын турыда белгән берәр кешене күреп, сорашырбыз, яки мәчеткә кереп туганнары турында белешербез, дип уйладык. Бер мәчетне табып, кермәкче идек, ул бикле булып чыкты,имамын эзләп йөргәндә, бер кеше очрап,безнең нинди эш белән йөргәнебезне белгәч, Бәрәңге бистәсенең гәҗите редакциясенә юллады.
Без Бәрәңге районының “Безнең тормыш” һәм “Якташлар” гәҗитләренең баш мөхәррире Фәнил Мусин һәм Бәрәңге бистәсенең җәмиг мәчетенең имам-хатибы Рамил хәзрәт Зөлкарнәев белән таныштык. Ул, Рамил хәзрәт, Юшагъ мулланың абыйсы, Зөлкарнәеннең оныгының баласы булып чыкты. Бер аздан Хафизетдин хәзрәтнең (1827-1917) нәсел шәҗәрәсен төзегән, аның бүгенге көндә исән оныкларының, аларның баларының тормышларын чагылдырып, “Нәсел хатирәсе” дигән ике томлык китапка сыйдырган, автор-язучы Рәйхәнә ханым Гаязова килеп керде.
Алар безнең Юшагъ мулла яшәгән Куңгәр авылыннан , аның нәсел тамырларының кемнәргә барып тоташканнарын белергә йөрүебезне белгәч,чын күңелдән безгә ярдәм итәргә булдылар.
Юшагъ бине Хафизетдин Бәрәңгедә яшәгәндә әтисе Хафизетдиннән укырга өйрәнә, гарәп һәм фарсы телләрен камил үзләштерә, китапларын укый башлый. Ул шәригать законнарын өйрәнергә, белергә күп тырышлыклар куя. Бәрәңге авылының өченче мәчетендә мөәзин хезмәтләрен башкара. Халыкның хөрмәтенә ия була, мәдрәсә тормышына берникадәр яңалыклар кертә. (1890 нче елда патша армиясендә 3 еллык хезмәтен тутырып туган авылына кайта.Армиядә булган вакытта сәгать төзәтү осталыгына өйрәнә. Уфа каласына барып экзамен тотып, указ алып кайта. Шул ук елны Әтнә төбәге Күңгәр авылына билгеләнә дә, мөәзинлек хезмәтен башкара башлый. 1890 нче елдан 72 ел буена Күңгәр авылыннан беркаяда чыкмыйча шушы авылда яши, халыкка дини хезмәт күрсәтә Революциягә кадәр булган 27 ел эчендә авылда бөтен дин эшләрен, мәхәлләдәге исәп-хисапны тәртипкә сала. Күңгәрдә мулла булып торган чорда ике мәртәбә хаҗга барып кайта.Ул вакыттагы юл азабы гүр азабы дип әйтә торган булганнар Юшагъ мулла үзе таза-сау,зур гәүдәле, ап-ак көрәк сакаллы, мәхәбәт кеше була. Гомумән Хафизетдин бине Насретдинның балалары һәм оныклары, аларның балалары, бөтен нәселе физик яктан сәламәт, акыллы кешеләр булалар. Күбесе үзләрен дин юлына багышлап, кечкенәдән тормышта үзләренен кыйблаларын табканнар. Мәдрәсәләрдә укып, чит илләргә чыгып, белемнәрен күтәргәннәр. Араларында шагыйрьләр, язучылар, профессорлар, очучылар бар. Һәрберсе үзенең нәсел тарихын язып үзеннән соң килгән буынга тапшырган. Алар үзләренең нәсел бәйләвече бабалары Хафизетдин хәзрәт белән бик нык горурланалар. Бәрәңге төбәгенең тарихын язган, Юшагъ хәзрәтнең бертуган энесе Әхмәт, безнең Кушлавыч авылында хәлфә һәм имам-хатыйп булып эшләп ала,чөнки үз муллалары бик йөремсәк кеше булган, бер дә авылда тормаган диләр.
Юшагъ мулла Күңгәр авылының Югары оч мәчетендә имам-хатып булып, кышкы айларда абыстае белән ир һәм кыз балаларга дәрес бирәләр, хәреф танырга, укырга өйрәтәләр. Күңгәр халкы аларны бик ихтирам иткән. Кызганычка каршы аларның үз балалары булмаган, шул сәбәбле кеше балаларын да үз балаларын яраткан кебек яратканнар.
1917 еллардан соң мәчет манараларын кисеп төшереп, мәчетләрне сүтеп клуб, библиотекалар ясыйлар. Юшагъ мулла кечкенә генә бер өйдә торып кала. Инде соңгы елларда ул үзе манарага охшатып ясаган урынга менеп биш азанын әйтеп, биш вакыт намазын калдырмыйча укып барган.
Күңгәр авылына килгәч, Бәрәңге авылы яныдагы Путчара авылыннан Маһиҗамал исемле кыз белән никахлаша, тик хатыны озак яши алмый, Күңгәр авылында мәңгелеккә ятып кала.Күңгәр авылы зиратында аның кабере бар.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты А.М. Гайнетдиновның
“Әтнә районы эпиграфик истәлекләре” дигән китабында, №51 белән, ул кабер теркәлгән” Маһиҗамал Сәгыйдь кызына куелган кабер ташы, 1890 ел.” Күңгәр авылы мәчете китапханәсе, китап №198.Кабер ташына :
“Маһиҗамал бинте Сәгыйдь Путчарави, бу авылның мөәзине Юшагъ бине дамелла Хафизетдин Бәрәңгәви хатынының кабере. 1901 елда Әхмәт Бәрәңгәви кулы белән язылды”- дип язылган (Ташны галим Марсель Әхмәтҗанов укып, татарчага тәрҗемә иткән.) Әхмәт Бәрәңгәви Юшагъ мулланың бертуган энесе, кабер ташларына язуның бик остазы була.
Тормыш иптәше Маһиҗамалның вафатыннан соң ул яңадан Путчарави авылына кайтып Маһиҗамалның бертуган сеңлесе Мәймүнә белән никахланып,аны Күңгәр авылына алып кайта. Мәймүнә абыстай белән бергә алар озак кына яшиләр.Уйламаганда икенче абыстай да дөнья куя. Юшагь мулланы үзен генә калдырып үлеп китә.Күңгәр авыл җирлеге идәрәсендә, хуҗалык кенәгәсендә №52, Насретдинов Юшагъ- колхозчы (яшелчә бакчасын саклый.) туган елы 1864,үлде 1962 ел 26 март, белеме- башлангыч, дип язылган.
Юшагъ мулланың сәгатьләре турында үзе күргәннәрен Юшагъ мулланың бала чактагы күршесе, Амиров Раушан сөйләгәннәрдән:”Анын өенең дүрт стенасы да төрле зурлыктагы сәгатьләр белән тулган иде.Аеруча берсе бигрәктә истә калган.Ул сәгать идәннән түшәмгә кадәр булып, озак матур тавыш белән суга иде, мин аңа исем китеп карап торганымны хәтерлим.” Юшагъ мулла Армиядә сәгать төзәтү осталыгына өйрәнгән соң сәгатьләр анын гомерлек юлдашлары, хоббие булган. Сәгатьләрне бик яраткан ул.
Икенче абыстае Мәймүнә дә үлгәч, үзенә генә тормыш итәргә күңгелсез булгандыр инде, күп еллар Әтнә районы элекеге “Искра” колхозын җитәкләгән Фәйзи абыйдан, энем апаенны миңа бир, мин сиңа сәгать бүләк итәрмен дигән. Фәйзи абый әйткән”Үзегез килешегез, мин каршы түгел.”-дип. (Фәйзи абый үзе сөйләгәннәрдән.) Ул апа Фәйзи абыйның әнисенең бик матур бертуган апасы була, Алланың амин дигән сәгатенә туры килмәгәндер, алар кавыша алмыйлар.Шуннан соң ул Күңгәр мулласы безнең Югары Шашы авылынада күп мәртәбәләр Солтан мулланың тол калган хатыны Ркыя апаны да хәләл җефетлеккә сорап йөрде Ркыя апа гына риза булмады.(Ркыя апаның туганы Мадьярова Рәхинә истәлекләреннән).
Шуннан Юшагъ мулла, яучы димләгәндер инде, ерак булмаган күрше Кышлау дигән авылдан Мишәрәб апага өйләнә,никахын да укыйлар. Яшь хатын белән нишләптер бергә тормыйлар. Атна саен бер-беренә кунакка барып йөрешәләр Зарипова Нурия сөйләгәннәрдән:”Мишәрәб исемле апа безнең Кышлауга читтән килгән килен иде бик чибәр, матур киенеп йөрде. Без аның матур күлмәкләренә кызыгып йөрдек, хәзрәт матурларны ярата торган булган, нишләп бергә тормаганнарын әйтә алмыйм.”
Күңгәр авылында безнең Юшагъ мулла репрессиягә эләкмичә, ничек исән-сау кала алды икән диләр. Бу чорда муллаларны Себергә куып йорт-җирләрен тузгытып бетерәләр бит нигезләрен дә калдырмыйлар. Юшагъ мулланың Мәскәүдә энесенең улы Хәлилрахман, утыз ел Мәскәү шәһәренең үзәк җәмиг мәчетендә имам –хатыйп булып эшли. Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәү мөселманнары җиңүгә үзләренең өлешләрен кертәләр. Барлыгы 55 мең сум акчалата, 20 мең сум облигация җыеп тапшыралар. Моның өчен Сталин Хәлилрахман Насретдиновка һәм барлык Мәскәү мөселманнарына рәхмәт хаты җиткерә. (Рәйхәнә Гаязова,” Нәсел хатирәсе”. 2 нче том ) Ул- Хәлилрахман Бәрәңгегә кайтышлый, Күңгәргә, Юшагъ мулланың хәлен белергә керә торган булган. Бер керүендә бергә Корбан гәетен уздыралар. Гәетне Мәскәүдән кайткан мулла укыган,үзебезнең мулла, матурырак укый икән- дигән ди халык. Менә шушы Хәлилрахман мулла, абыйсын Юшагъ мулланы исән-сау килеш алып калган дигән фикер бар. Ул елларда дәүләт политикасы, дингә карата уңай якка бераз үзгәрә башлаган була инде. Абыйсы Юшаг муллага бөтен мал-мөлкәтеннән ваз кич, динне тотмыйм, дип язып бир дигән киңгәш биргән булырга тиеш. Чөнки МВД архивында, Юшагъ мулланың үз куллары белән язган документы саклана.Юшагъ мулла Күңгәр авылының “Удар” дигән колхозында яшелчәләрне бала-чагалардан саклаган. Кышлауның Марсель Гыйниятов исемле кеше, без яшелчәгә килгәч, таптамагыз өзмәгез.-дип безгә үзе җыеп бирә иде,хәзер инде үзенә 86 яшь. Мулла абзый колхоз члены да булган әле. Ничек булса да булган Юшагъ мулла Күңгәр авылында исән –сау килеш яшәп үз үлеме белән 98 яшендә вафат булган. Безнең ул чордагы муллаларны тикшерергә хакыбыз юк.
Хәзер Юшагъ мулла яшәгән йортның нигезе дә юк. Аның бик зур җиләк-җимеш бакчасы, умарталыгы булган, балаларга әрекмән яфрагына бал ягып бирә торган булган, бал аерткан вакытта авыл балалары аның өен әйләндереп ала торган булганнар.
Аның йорты Саммасов Фирдәүс абыйларның өйләренә каршы урамның икенче ягында булган. Юшагъ мулла нигезенә хәзер, Күңгәр авылының Төмән өлкәсендә яшәгән, шушы авылның эшмәкәр егете бик матур итеп, үзенен проекты белән бала-чагаларга күңел ачарга, уйнарга мәйданчык төзеп куйды. Ул шулай ук Күңгәр авылы янындагы чишмәләрне чистартып,өсләренә кечкенә генә матур өйләр эшләтте. Сулары йомшак, тәмле дип башка авыллардан да килеп, чәйгә суны шушы чишмәләрдән генә алалар. Савабы эшләткән кешенең үзенә була. Бу аның авылдашлары өчен кылган изге гыйбәдәт гамәле – “җәрия” садакасы- дип атала. Бер хәдистә әйтелгәнчә,”Өч төрле гамәлнең савабы мөселман шушы дөньядан киткәч тә туктамас: (әҗер-савабы өзлексез булган садака), үзеннән соң калдырган гыйлем (башкалар да куллана ала торган), Аллаһыга изге дога белән мөрәҗәгәт итә белүче бала. Садаканы фәкать күңеле киң һәм изгелеккә омтылучы кеше генә кыла ала.
Агач утырту, мәчет салдыру, чишмәләрне һәм сулыкларны чиста тоту, юлда яткан бер ташны да читкә алып кую гына булса да Алла каршында безнең дәрәҗәбезне күтәрә. Бу бер яктан Юшагъ мулланың рухына дога булса, икенче яктан, Юшагъ мулланың гомер иткән нигезен югалтмаска, халык күңелендә озак саклануга сәбәпче булып тора.
Файзуллина Бәрия сөйләгәннәрдән: ”Юшагъ мулла безнең күршедә генә торды. Ул Мәймүнә абыстайга өйләнгәч, туган ягы, Бәрәңге авылыннан бер нарат һәм бер чыршы агачлары алып кайткан да, зират эченә юл буена,кешеләргә күренеп торырлык итеп утырткан. Нарат агачы үзе булса, чыршы агачы абыстае булгандыр инде.Бер давыл вакытында чыршы агачы түнгән. Нарат агачы үзе генә ялгыз басып калган. Нәкъ тормыштагы мулла абзыйның язмышы кебек.”
Хәзерге көндә ул нарат агачы бик зур инде. Күңгәр авылы зиратында бүтән бер генә нарат та, чыршы агачлары да юк. Ул нарат агачы үзенең дәрәҗәсен белеп бик горур гына басып тора, үткән болгачык еллар турында сөйләргә теле генә юк. Ул безнең өчен Юшагъ мулланың истәлеге: ”Мине онытмагыз. Хәтерегездә саклагыз”-дип әйтеп тора кебек. Дөрестән дә, Юшагъ мулла халык күңелендә бик озак сакланачак әле.
Өстәмә:
2022нче елның март аенда Йошкар-Ола шәһәрендә Идел Болгарына Ислам динең кабул итүнен 1100 еллыгына багышланган “Идел буенда ислам: традицион кыйммәтләре, каршылыклар, киләчәге” исеме астында астында Өченче Хафезитдин укулары- Регионара фәнни- практик конференциясе булып узган. Бу чара Юшагъ хәзрәтнең әтисе Хафизетдин бине Насретдин әль Бәрәңгәвинең, Бәрәңге авылында, беренче җәмиг мәчетендә 52 ел (1865-1917) имам булып торган зур татар рухание Хафизетдин хәзрәт (1827-1917) истәлегенә багышланган. Конференциядә үзләренең нәсел тарихлары белән: “Нәсел хәтирәсе”-исемле ике томлык китап язган язучы Рәйхәнә Гаязова һәм бөтен нәселләренең шигырьләрен 547 битле китапка туплаган Сабирҗанова Фирзия, Бәрәңге бистәсе район гәҗите мөхәррире Мусин Фәнил һәм Бәрәңге үзәк мәчете имамы Зөкарнәев Рамил хәзрәтләр үзләренең чыгышлары белән катнашканнар.
Күңгәр авылы мәчете, ветераннар советы рәисе Мәхмүт хәзрәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев