Әтнә таңы

Үзең өчен Коръән чыгып кую дөресме? - "Шәһри Казан" газетасы

Коръән уку – тел, акыл һәм йөрәк гамәле булсын иде. Ягъни аны тел белән укып, акыл белән фикерләп, йөрәк аша үткәрергә тиешбез, ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

 Аллаһы Тәгалә Коръән турында: «Бу бәрәкәтле китапны (Коръәнне) Без сиңа аның аятьләре турында фикерләсеннәр һәм акыл ияләре аннан гыйбрәт алсын өчен иңдердек», – ди. Изге китапны без укырга, аның буенча яшәргә һәм гамәл кылырга тиешбез. Ә моның өчен Раббыбыз бик күп әҗер-саваплар вәгъдә итә.

Коръән укуның башка фазыйләтләре турында без “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН белән сөйләштек.

– Коръән ул – Раббыбыз Аллаһның сүзләре. 1400 элек иңдерелгән Коръән аша без Аның белән әле дә сөйләшәбез һәм ишетәбез. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) хәдис-шәрифләрендә: “Әгәр дә кем Коръәнне укыса, һәрбер хәреф өчен кимендә ун әҗер-савап языла”, – ди. «Әлиф, ләм, мим» дип укысак кына да, өч хәреф өчен утыз савапка ия булабыз. Коръән аятьләре безгә шифа да бирә. Аерым очракларда, әйтик, авыртып киткәндә, күз тигәннән Коръән аятьләрен укып, сихәтен алабыз. Иртән уянып булмый, хәл юк, кулдан эш китте, күңел тынычсыз, нишлим икән дип, мәчеткә килүчеләр күп. Андый вакытта Рәсүлебез Коръәннең “Бәкара” сүрәсен укырга куша. Бу сүрә укылган йорттан шайтан китә һәм ул кырык өй ераклыгында якын килми, ди. Өйдән чыгып киткәндә, исән-сау кире әйләнеп кайтырга насыйп булсын, юл уңсын, көн уңышлы үтсен өчен, “Аятел-көрси”не укырга киңәш ителә. Аны укыган кеше янына Аллаһ бер фәрештә җибәрә һәм ул бу кеше көне буе саклый. Йокларга ятканда тәһарәт алып “Аятел-көрси”не укысагыз, төне буе яныгызда сакчы фәрештә торыр һәм тынычлап, яхшы төшләр күреп йокларсыз, иншалла. 

– Коръән уку саваплы дидегез, әгәр дә аның татар теленә тәрҗемәсен яки гарәпчәдән транскрипциясен укысаң, әҗере шуның кадәр үк буламы?

– Әрвахларга багышлар өчен гарәпчәсен уку дөрес. Ә моның өчен гарәп хәрефләрен, тәҗвид гыйлемен өйрәнергә омтылырга тиешбез. Аллага шөкер, һәр мәчеттә Коръән укырга өйрәтү курслары эшләп килә, өйрәнергә теләгән кешегә киртә юк. Гарәп хәрефләрен таныйм, әмма хата белән укырмын дип борчылам, диючеләр бар. Аллаһы Тәгалә тырышлыгыгыз өчен савабын бирми калмас. Иң мөһиме – дөрес итеп укырга омтылу. Әгәр дә белә торып хата кыласыз икән, анысы гөнаһ була. Коръән тәфсирен укысаң да савабы була. Аны укып, адәм баласы гыйбрәт ала, Аллаһ кушканнарны үтәп яши, шуның белән әҗер дә ала. Берәү төн буе тәхәҗҗүд намазларын укып чыккан, икенчесе бер сәгать дини гыйлем алган һәм нәкъ менә шунысы күбрәк тә савапка ия булган. Тәфсирне укып та гыйлем аласыз дигән сүз.

– Коръәнне тыңлаучыга да савап языламы?

– Аңа бер хәрефкә бер савап булыр, дигән Пәйгамбәребез (с.г.с.). Аш пешергән арада Коръән тыңлыйм, бу рөхсәт ителәме икән дип сорашалар. Әлбәттә, ярый, әмма бу вакытта сөйләшергә кирәкми. Телефоның шалтырадымы, Коръән язмасын туктатып тор. Машинада барганда да тыңлау тыелмый, әйткәнемчә, ул вакытта сөйләшмәгез генә.

 – Коръән укып чыгуны кырык көннән артык вакытка кичектереп торырга кирәк түгел дигән хәдис бар. Изге китапны көн дә укырга кирәк дип аңларга кирәкме моны?

– Кырык көннән күбрәк Китапсыз булмаска тиешбез. Көн дә бер генә бит булса да укырга кирәк. Аны кырык көн кулыңа алмасаң, гөнаһы булырга мөмкин. Кырык көн турында бик күп хәдисләр бар. Күрәзәчегә барган яки хәмер эчкән кешенең намазы кырык көн кабул булмый. Табиблар да аракының организмнан тулысынча чыгуы өчен кырык көн кирәк булуын раслады. Ни өчен кырык көн дигәндә, шуның кадәр вакыт эчендә кеше тулаем бозылырга мөмкин.

– Коръәнне тулаем ничә көн эчендә укып бетерергә кирәк?

– Пәйгамбәребез, өч көннән дә тизрәк укып чыкмагыз, ди, ягъни аңламыйча, йөрәк аша үткәрмәгез (?) дип кисәткән. Үзем утыз көн эчендә укып чыгарга тырышам. Рамазан аенда да күпләр шулай укый. Кырык көн эчендә берәр сүрә яки дога өйрәнеп була, теләк кенә кирәк.  

Реклама

– Коръән уку әдәбе турында да сөйләгез әле.

– Теләсә кайсы яхшы гамәл өчен әҗер-савап йөз процент та, кимрәк тә, күбрәк тә языла. Кайвакыт нольгә дә китә, Алла сакласын, киресенчә, гөнаһ та язылып куюы бар. Коръән уку савабы мөмкин кадәр күбрәк булсын өчен, тәһарәт алып, хатын-кызлар башларына яулык ябып, гаурәтләрне каплап, кыйблага юнәлеп утырган килеш укырга кирәк. Укыган арада әледән-әле ватсапка керсә, кемгәдер нәрсәдер әйтеп куйса, ун саваптан азрак булырга да мөмкин.

– Өйдә Коръәннең урыны кайда булырга тиеш?

– Аллаһның сүзе хөрмәтләнергә, шкафта яки югарырак урында торырга тиеш. Аны укыганда кендектән дә түбәнрәк төшерергә рөхсәт ителми.

– Кемгә дә булса Коръән бүләк иткәндә нәрсәне истә тотарга тиешбез?

– Пәйгамбәребез бүләк бирешергә кушкан, ул араларны якынайта, дигән. Коръәнне бүләк итү сәдака җария санала. Аны кеше укыган саен, савабы үзенә дә, бүләк иткән кешегә дә язылыр. Әмма гарәпчә укый белмәгән кешегә   Коръәннең гарәп телендәгесен түгел, русча яки татарчага тәрҗемәсен бүләк итү дөресрәк. Мондый бүләк кем өчендер дингә кереп китәргә дә бер сәбәп булырга мөмкин. Бер кешегә Коръән бүләк иткән идем. Аны оныткан да идем инде. Бервакыт үзе шалтыратып, сезнең белән хаҗга барыйм әле, диде. Коръәнне укып, ул мәчеткә йөри башлаган, намазга баскан, инде хаҗга да барырга теләге бар икән. Менә шул бүләк аша ул дингә килде.

– Коръән укыганда сәҗдәгә китүчеләр дә бар. Кайсы очракларда башкарыла ул?

– Гарәп телендә язылган Китаптагы кайбер аять янында мәчет рәсеме күрсәтелгән була. Кайберәүләргә Аллаһка буйсын дип әйтсәң, алар буйсынмый, дигән юллар бар. Шуларны укыганда, үзебезнең Аллаһка буйсынуыбызны күрсәтеп, сәҗдәгә китәбез. Сәҗдә кылыгыз дигән урында да шулай эшлибез.  

– Үлгән кешегә Коръән тутыру мәҗбүриме?

– Коръән тутыру яки чыгу – татар халкында киң таралган гадәт. Аны укып чыгып, савабын вафат булган әти-әни, әби-бабайларга багышлыйбыз. Коръән тутыруның билгеле бер вакыты юк. Мөмкинлек булганда, мәетнең якыннары үзләре укып багышласа, күпкә хәерлерәк гамәл. Багышламасаң – гөнаһы юк, укысаң – саваплы. Әмма ул мәҗбүри түгел. Кырык көн буе “Ясин” яки “Тәбәрәк” уку да ихтыяри. 

– Үзең өчен Коръән чыгып кую дөресме?

– Элек әби-бабайларыбыз үзләре укып чыга иде. Мине искә алу ашында укып чыккан Коръәннәремне багышласыннар дип әйтеп тә калдыралар иде. Китапны укып, һәр укыган саен савабын да үзеңә аласың. Күбрәк укыган саен яхшырак. Иң мөһиме Коръән уку – тел, акыл һәм йөрәк гамәле булсын иде. Ягъни аны тел белән укып, акыл беләнфикерләп, йөрәк аша үткәрергә тиешбез.
Чыганак "Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина)

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: